Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген керәшен дуслар Питрау бәйрәмен зурлап билгеләп үтә.

Халыкта "Питрау җитте - җәй бетте" дигән гыйбәрә йөри. Календарь буенча Питрау бәйрәме җәйнең нәкъ уртасында бәйрәм ителә. Быел да 12 июль көнне Биктәш авылында Питрау бәйрәме зурлап билгеләп үтеләчәк.

Бу көннән табигатьтә тереклек һәм үсемлекләр дөньясы үзгәреш кичерә башлый. Җәйнең нәкъ уртасыннан соң кошлар сайраудан туктый. Борынгылар раслаганча, Питрауда җыелган, киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы. Шуңа да, күрәсең, бу көнне иртәдән, урман-кырлардан җыелган үлән-чәчәкләр йортны, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Керәшен авылларында бу йола бүген дә яшәп килә. Бу көнне кунакка йөрешеп, яшьләр исә төнен болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар.
Керәшеннәр Питрау бәйрәмен табигатьне олылау, аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау, ди. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре - игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә әле ул.
Биктәшлеләр быелгы бәйрәмне дә киң колач җәеп уздырырга җыена. Халыклар дуслыгын данлаучы, үз тирәсенә берничә йөз кешене җыюучы Питрау бәйрәмендә сюрпризлар күп булачак.
Чараны оештыручылар әйтүенчә, керәшен мәдәниятен саклаучы яшь талантлар халык җырларын, биюләрен башкара, милли ризыкларын әзерли. Кул белән балык тоту, суда оештырлган башка уеннар керәшеннәр өчен генә түгел, башкаларга да бик кызыклы булачак.
Шулай ук программада ат чабышлары, халык уеннары, театральләштерелгән тамаша, төрле көч һәм җитезлекне сыный торган уеннар каралган. Болар барысы да халыкка күңел ачу өчен менә дигән форсат. Яшьләр өчен дискотека да оештырыла.
Хөрмәтле райондашлар, сезне Питрау бәйрәмендә көтеп калабыз.
Фото: http://maxplatonov.livejournal.com/793387.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250