Бүген Халыкара акушерлар көне
Баланың дөньяга килүе - һәркемнең, аеруча хатын-кызның гомерендә була торган иң гүзәл вакыйга. Нәселне дәвам иттерү ысулы гына түгел, бу дөньяда үзебезнең кемгәдер кирәк булуыбызны тою мөмкинлеге дә.
Бүген үз һөнәри бәйрәмнәрен безнең күбебезне кайгыртучан куллары белән дөньяга китерергә ярдәм иткән кешеләр билгеләп үтәләр. Инде егерме елдан артык 5 май Халыкара акушерлар көне булып санала.
Районыбызда әлеге эшкә катнашы булган һәрбер табиб һәм шәфкать туташына ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшендә тагын да зур уңышлар теләп калабыз. Әйләнә-тирәдәгеләрегез һәм якын кешеләрегез сезне һәрвакыт шатландырып торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев