Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Хәтер һәм кайгы көне

22 июнь Бөек Ватан сугышы башланган көн

1941 елда кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар-мар итүнең 76 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. 1418 көнгә сузылган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән, йөзләгән шәһәр-авылларны җимергән, бәһасез матди зыян салган сугыш халкыбызның туган илгә тугрылыгын, фидакарьлеген бөтен дөньяга күрсәтте.

22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.

Бу көнне без фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алабыз. Үз гомерләре бәрабәренә изге бурыч башкаручыларга, Ватаныбызны саклаучыларга, ирекле киләчәкне тәэмин итүчеләргә, олуг хөрмәткә лаек ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер көне