Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә

Россия, Украина, Белоруссия халкы Бөек Ватан сугышында Туган ил азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларын, туганнарын һәм якыннарын искә ала.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). 1941 елның 22 июне - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн. 22 июньдә таңда, сугыш игълан итмичә генә, фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Бу канкойгыч сугышта СССР 27 миллионга якын кешесен югалтты, әмма җиңеп чыга алды.

Бөек Ватан сугышында совет халкы Европа халыкларын фашист илбасарлары хакимлегеннән азат итүгә һәм гитлерчыларны тар-мар итүгә хәлиткеч көч куйды. 1945 елның 8 маенда фашист Германиясе һәм аның хәрби көчләренең берсүзсез капитуляциясе турында Актка  кул куелды.

Элекке Советлар Союзы илләрендә 22 июньдә дәүләт флаглары эленә һәм сугыш чоры фаҗигасе, аның корбаннары искә алына. Бу көнне һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салына, Хәтер һәм кайгы көне чаралары уздырыла.  Россия, Украина, Белоруссия халкы Бөек Ватан сугышында Туган ил азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларын, туганнарын һәм якыннарын искә ала.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер көне