Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген әниләр бәйрәме

Бүген әниләр бәйрәме, күрегез әле, көн нинди ямьле, кояшлы! Әйтерсең лә, әниләр җиһанга ак, пакь, җылылык, нур белән тулы күңелләрен ачып салган.

Әниләр бәйрәме инде атна буе бара. Гадәттәгечә, бәйрәм кече буыннан - балалар бакчаларыннан башлана, югары даирәләрне узып, һәрбер йортка килеп җитә. Бу олуг көнне райондашларыбыз ничек бәйрәм итә, әнкәйләренә ниләр бүләк итә икән?

Миннегөл апа:
- Бу көн минем өчен барлык бәйрәмнәрдән дә өстен, кадерле. Яңа ел да, 8 март та ул кадәрле күңелләргә үтмидер. Сугыш чоры кешеләре ничек итеп Җиңү бәйрәмендә дулкынлана, әниләр бәйрәме дә шундый ук үзәк өзгеч көн. Әнием бик олы минем. Бу көнне аны өемә дәшәм, бер атна тирәсе кадер-хөрмәт күрсәтәм. Артыгын калдырып булмый, килен килеп ала. Гомер буе әйбәт тордылар, киленен какмады да, кактырмады да. Бу бәйрәмнең барлыкка килүенә куанып яшим. Менә әни янәшәмдә, бергәләшеп тәмләп чәй эчәбез. Ул бездә булгач, оныкларга да күңелле, дәү әби дип өзелеп торалар, үзләре ясаган бүләкләрен бирәләр. Мин күлмәк белән яулык бирдем. Киленем читек алды. Бернәрсә дә кирәкмәгәнлеген беләм, киленеңә бирерсең дим, шулай дигәч куанып ала.

Таһир әфәнде:
- Әниемне хөрмәт итәм, әтиебез исән вакытта аны да бик кадерләп яшәдек. Сирәк кайтыла шул. Эш, гаилә, ара ераклыгы дигәндәй... Әниләр бәйрәмендә кайтмыйча калганым юк. Апаларыма әнигә нәрсә алабыз, дип шалтыратып сорыйм да, бүләкне үзем алып кайтам. Бергәләп бирәбез. Менә бу юлы кер юу машинасы бүләк иттек. Киемнәреңне сал да әйләндер, үзе чайкый, үзе сыга, элеп кенә бирми, дибез. Көлә. Барыбыздан да бүләк дим дә, үзем генә калган чакны туры китереп килеп җитә, улым, апаларыңнан акча алып торма, тормышлары болай да җиңел түгел, дип төрттерә башлый. Ярар, әни, дип аркасыннан сыйпыйм, шулчакта бер-беребезгә күз кысышып алабыз. Үзем исән-сау, сау-сәламәт булып шушылай әйбәт кенә эшләп торганда алардан акча аламмы соң инде... Кызык безнең әни, үзенә тартып тора.
Алсу:
- Башта бүләкләрне үземә бирәләр. Балаларым күп, Аллага шөкер. Аннан әниләрне котларга китәм. Киленнәр бит алар ике әниле булалар. Башта кайнанама барабыз, ир хакы бит, олылыйсы. Табын әзерләп көтеп тора. Әйбәт ул минем. Бергә озак тордык, хәләл көчләрен кызганмый яңа йорт салып чыгарга булышты, әтигә аларга булышу безнең бурыч дип кенә торды. Балаларымны карашты, бик акыллы хатын булып яшәгән, хәзер дә шулай. Шуңа күрә дә хөрмәтем олы аңа. Мин дә аңардан өйрәндем. Улым өйләгәнгә өч ел була инде, килен әнисенә караганда күбрәк миңа тартыла, үз кызым кебек. Ике әнигә дә матур чәй сервислары алдык. Икесендә дә шуның белән чәй эчтек.

Марат:
- Әниебезгә бик кыйммәтле, матур, чиккән читек алдык. Мәчеттә укып йөрисең, рәхәтләнеп ки, дидек. Куанганын күрсәгез, машина бүләк иткәннәр, диярсең... Бәясен дә әйтмәдек, әйтсәң кәефе төшәр, дип курыктык. Бик нечкә күңелле ул безнең. Еларга гына тора. Күпне күргән кеше шул. Алла борса, Казанга Кол Шәрифкә дә алып барып кайтам әле мин аны... Болгар, Биләргә алып бардым инде...исән генә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250