Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Норма авылында митинг уздырдылар, обелиск ачтылар

Бүген Норма авылы җирлегендә Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды. Гаять тә мәгънәле итеп оештырылган чарага ветераннар, өлкәннәр, авыл аксакаллары, дин әһелләре, бакча балалары, мәктәп укучылары чакырулы иде.

Җирлектә яшәүчеләрне районнан вәкил буларак килгән Рафис Ильясов тәбрикләде. Шунда ук әле яңа гына сафка баскан обелиск ачылышы да булды.

Кызыл тасманы һәйкәл төзелешенә зур өлеш керткән “МДСУ-1” җитәкчесе Рәшит Ильясов кисте, җирлектә яшәүче эшмәкәр, күп кенә игелекле гамәлләре белән танылган Гөлсем Миңнебаева Рәшит әфәндегә изге Коръән китабы бүләк итте, Рәшит әфәнде әлеге затлы бүләккә иреннәрен тидерде, авыл халкына ихластан рәхмәтен белдерде.

Митингка җыелучыларны бәйрәм белән котларга район хәрби комиссары Васил Вәллиев та килгән иде. Яңа һәйкәл янына чыгып җирле җәмгыять, мәктәп, көллият җитәкчелеге дә сүз алды.

Бәйрәмгә үзгә бер ямь биреп районның хәрби ветераннары да килгән иде. Күзләрне яшькә чылатып, йөрәкләрне үтәли телеп “Үлемсез полк” та узды. Гомумән, митинг бик матур булды. Әби-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын искә алып, исәннәр алдында башыбызны иеп, шәһит киткәннәргә дога кылып, яшь буынны Ватанны яратырга өндәп, илгә тынычлык, ямьле көннәр, матур киләчәк теләп уздырылган митингка авыл кешеләре дә күп килгән иде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май