Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов янәдән соры хезмәт базарына каршы ведомоствоара утырыш уздырды.

Хезмәт хакын аз күләмдә түләүче эш бирүчеләр янәдән чакырылды, кат-кат килүчеләр дә бар.

Андыйларга Айдар Фоатович чаралар күрелмәсә, тикшерү җибәрергә мәҗбүр булачакбыз, диде. Егермедән артык эш бирүченең җаваплы вәкилләре комиссия каршына басты бүген, тагын шуның кадәр эш бирүче хезмәт хакын тиешле күләмдә түләми. Күпчелек эш бирүчеләрнең эшләре җайлы, үзләре килеп тормыйлар, бухгалтерия тирәсендәге берәрсен җибәрәләр, а алары исә белмим, җитәкче шулай дип әйтергә кушты, дип, я "борма юллар" аша колакка лапша элеп чыгып китәләр. Икенче юлы җитәкчегез килсен, диде Айдар Фоатович андыйларга. Районны республика күләмендә артка өстерәүче, хезмәт кешесенең киләчәгенә ваемсызлык күрсәтүче эш бирүчеләр белән эш туктамаячак, дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев