Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген райондашларны «Татарча диктант» акциясендә катнашырга чакырабыз

«Татарча диктант» акциясе Балтачта яшәүчеләр өчен - Балтач урта мәктәбендә, Балтач гимназиясендә, Балтач район үзәк китапханәсендә һәм авыл мәктәпләрендә узачак.

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында, 19 октябрьдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарча диктант» белем бирү акциясе уздыра.

Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыру.

«Татарча диктант» акциясе Балтачта яшәүчеләр өчен - Балтач урта мәктәбендә, Балтач гимназиясендә, Балтач район үзәк китапханәсендә һәм авыл мәктәпләрендә узачак. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.

Татар теле буенча пунктуацион, орфографик һәм грамматик белемнәрен тикшерергә теләгән һәр кеше акциядә катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарча диктант