Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген районыбыз табиблары кайда иде дисезме?! Паркта иде алар... (фото)

Бүген районның медицина хезмәткәрләре - табиблар, шәфкать туташлары һәм башка персоналлар «Сабантуй» ял паркында рәхәтләнеп ял итте. Җәен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан табигать кочагында Сабантуй үткәрсәләр, кышын чаңгы шуып, төрле уеннар белән спартакиада оештырдылар.

- Элгәре без коллектив белән бик еш табигать кочагында була идек, соңгы елларда никтер алай бергәләшеп ял итүләр сирәгәйде, эш күплеге дә комачаулады, ахырысы, - ди баш табиб Газинур Дәүлиев үзе дә рәхәтләнеп чаңгы шуып, ярышып килгәннән соң. - Гел эш белән күмелгән коллективны бераз гына булса да эштән аерып, ял иттерәсе килде. Һәм менә әйбәт кенә, оешкан төстә килеп тә чыкты кебек.

Чыннан да, гаять күңелле итеп үткәрде яллларын шәфкать ияләре. Хөрмәтле укучым, син уйлый күрмә тагын, медперсонал монда, ә хастаханәдәге авырулар нишли микән, дип, әлбәттә, поликлиникада, станционарда да дежур табиблар, шәфкать туташлары калды. Ә биредәгеләр иң элек чаңгы ярышында катнашты. Сәвия Ильясованың да аягына беренче тапкыр чаңгы элүе икән. Яшь хирург Сәет Гаепназаровның да чаңгыга тәүге басуы. Чаңгычылар арасында беренче урынны спорт сөюче, ашыгыч ярдәм шоферы Ансар әфәнде яулады, икенче урында теш табибы Булат Фәтхрахманов, өченчелектә Рәдиф Гыйләҗев. Хатын-кызлар арасында акушер-гинеколог Ильмира Мәҗитова, шәфкать туташы Ләйсән Әхмәдуллина һәм башкалар оста шуучылар булып танылдылар. Чаңгы ярышыннан соң кайнар коймак белән кайнар чәй эчелде. Аннан оста чаңгычыларны бүләкләделәр. Парктагы кинотеатрдан район хастаханәсе турында ТНВ каналы әзерләгән эчтәлекле, матур тапшыру караганнан соң, командаларга бүленеп, уеннар башланды.Эштә җитди, принципаль табибларның, хезмәткәрләрнең уеннарда актив һәм чын күңелдән катнашуларын күрсәң, гадилекләренә таң калырлык. Районда аеруча да зур хөрмәткә ия әлеге һөнәр ияләренең (читкә китеп дәва эзләүчеләр үзенең шәфкать ияләренең кадерен белә булыр) шушылай бергәләшеп һәм бердәмләшеп ял итә белүләре районыбызның барлык коллективларына да үрнәк булса иде. Башкаларны да эш бүлмәсендәге компьютерлардан аерып алып, һава сулатасы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250