Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген суд приставында "Үз бурычларыңны бел" дигән акция узды

Әлеге акция инде традициягә керде, ул ел саен уздырыла. Акциянең максаты – гражданнарга бурычларын түләргә кирәклегенең мөһимлеген вакытында аңлату.

Мондый аңлатулар Яңа ел каникуллары алдыннан аеруча да мөһим. Чөнки күпләр кышкы бәйрәмнәрне чит илдә уздырырга ярата. Әмма, бурычлары булу сәбәпле, читкә чыга алмый, үз илендә калырга мәҗбәр. Ел башыннан бирле 280 мең тирәсе татарстанлы, закон таләпләрен үтәмәү сәбәпле, чит илгә чыга алмады.

Ел башыннна алып Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставы 5905 бурычлыны чит илгә чыгудан тыйды. Бурычыңны түләүгә бар да хәл ителә, чикләүләр туктатыла. Китәрегезгә 1 атна кала “бурычларым юк микән?” дип, Россия суд приставларының Татарстан буенча ”Банк данных исполнительных производств” дигән сайттан (http://r16.fssprus.ru/) карый аласыз.

erid: 2VtzqwTSgT9

Бурычың 30 мең сумнан артса, чит ил капкалары сиңа ябык. Кайбер очракларда 10 мең сум бурычың булса да капка ачылмаячак. Шуңа күрә, вакытны сузмагыз, бурычлар калмады микән дип кызыксынып алыгыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул бурычларны ала да алсалар Иде алар...

    Теги: суд приставлары

    erid: 2VtzqwTSgT9