Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – Татарстан матбугаты хезмәткәрләре көне

Район башлыгы Рамил Нотфуллин матбугат хезмәткәрләре көне белән тәбрик итә...

Район башлыгы Рамил Нотфуллин матбугат хезмәткәрләре көне белән тәбрик итә.

Бүген – Татарстан матбугаты хезмәткәрләре көне. 
Журналист һөнәре элек-электән иң кирәкле, иң абруйлы һөнәрләрнең берсе булган. Ул һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә булуны, алар турындагы хәбәрне кичектермичә, вакытында халыкка җиткерүне күздә тота. Ә бүгенге көн журналистына карата таләпләр тагы да югарырак: уңышлы булыйм дисәң, иксез-чиксез яңалыклар дөньясыннан кешене иң нык кызыксындыра торган хәбәрләрне эзләп таба белергә, аны тиз арада сыйфатлы итеп эшкәртергә һәм гади, аңлаешлы “тел”дә халыкка җиткерергә кирәк. 
Хөрмәтле “Хезмәт" һәм "Азьлане" район газеталары хезмәткәрләре, штаттан тыш хәбәрчеләр! Сез 85 елдан артык тырыш, тынгысыз һәм иҗади хезмәтегез белән районның мәгълүмат дөньясын тәэмин итүгә зур өлешегезне кертәсез, җәмәгатьчелек фикерен формалаштырасыз, халыкка әхлакый юнәлеш булып хезмәт итәсез. Сезнең эш сәгатьләре, яллар һәм бәйрәмнәр белән исәпләшмичә куйган тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәсендә район халкына иң соңгы хәбәрләр дә вакытында барып ирешә, тормышыбызны тагы да мәгънәлерәк һәм матуррак итәргә ярдәм итә. Район матбугатында күп еллар тырыш хезмәт куйган ветераннарга да хөрмәт һәм рәхмәт хисләремне җиткерәм. 
Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Татарстан матбугаты көне белән тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Иҗади хыялларыгыз чынга ашсын һәм каләмегез һәрвакыт үткен булсын! 



Ихтирам белән Рамил Нотфуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм