Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Таузар мәдәният йортында мәшһүр шәхес Азат Шәймулла улы Зыятдиновны искә алу кичәсе узды.

Изге дога белән башланган кичә матур гына башлангыч алып, эзлеклелек белән дәвам итте.

Гаҗәеп күркәм, җыйнак  Таузар авылының мәдәният учагы  бүген җыр-моңга күмелде, күркәм шәхесләрне, Таузар авылы халкын үзенә җыйды. Изге дога белән башланган кичә матур гына башлангыч алып, эзлеклелек белән дәвам итте. Ихлас күңелдән искә алулар киңкырлы шәхес буларак күңелләргә кереп калган мәрхүм Азат ага рухына изге дога булып барып ирешсен.

Азат Зыятдинов – Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты, әгъза-мөхбире, прфессор, техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасының Атказанган химигы,  Фән һәм техника өлкәсендә  Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, туган ягыбызның игелекле, рәхимле улы, Таузар авылының кадерле баласы. Аның исеме нәкъ тә менә шулай күңелләрдә саклана. Әгәр исән булса, бүген аңа 80 яшь тулган булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: искә алу