Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген түнтәрлеләр күркәм мәдәният учагын ачу тантанасында катнашты – мәртәбәле кунагыбыз Фәрит Мөхәмәтшин белән дә очрашты

Мәдәниятле Түнтәр халкының күңелләрен сәнгатькә тагын да рухландырып авыл уртасында мәһабәт мәдәният йорты калкып чыкты.

200 урынлы заманча, завыклы бинаны районның "Стройград" ширкәте вәгъдә иткән вакытына өлгертеп җиткерде. Һәм менә бүген түнтәрлеләр күркәм мәдәният учагын ачу тантанасында катнашу белән беррәттән мәртәбәле кунагыбыз Фәрит Мөхәмәтшин белән дә очрашу мизгелләрен күрү бәхетенә иреште.
11 миллион сумнан артыкка төшкән әлеге бинаның төзелешенә Наил Сафиуллин җитәкчелегендәге ширкәт төзүчеләре узган елның октябрендә тотынган иде, тәвәккәл таш ярыр, ди, нәтиҗәсе күз алдында, тырыш хезмәтләре дә һәрчак күз уңында торды. "Дуслык" җәмгыяте рәисе Рамил Гыйльмуллин, авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, мәктәп җитәкчелеге, укытучылар коллективы һәрдаим ярдәмчел булганнар, үзебез өчен, авылыбыз өчен дип тырышып йөргәннәр, кирәк чакта гел булышканнар.
"Дуслык" җәмгыятенең ярдәмен аеруча да калку иттереп әйтәсе , - ди җирлек башлыгы Юрий Михайлович. - Башыннан ук тотынды - сүттертеп җыештыруны җәмгыять хезмәткәрләре башкарып чыкты, техника, эш кораллары буенча һичнинди тоткарлыклар булмады. "Батырлар" һәйкәленең искесен алдыртып, өй-яңадан ясаттырып куйдыртуны, брусчатка җәйдертүне үз хисабыннан башкарып чыкты... Җәмгыять җитәкчесенә, хезмәткәрләренә аеруча да зур рәхмәт әйтерлек".

"Мин авылга бик кирәк, килегез миңа тизрәк" дигәндәй, нәкъ авыл уртасында Мәдәният йорты балкып утыра. Әйләнә-тирәсен гөл-чәчәккә күмәргә дә өлгергәннәр. Чәчкәләр утыртырга әйләнә-тирә авыллардан мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре килгән. Күмәк көч тау күчерә, ди.
Уртак, матур хезмәтнең татлы җимеше дип кабул итик дә бу мәдәният учагын, кадерләп саклыйк, төзек, матур халәттә киләчәк буыннарга җиткерик. Кичләрен сәхнәләре буш тормасын, көндезләрен дә ишегеннән кеше өзелмәсен. Җирле үзидарә офисы да бирегә урнашкач, медицина пункты да монда булгач, мәдәният йорты бинасының тәүлек буе гөрләп торачагына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250