Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген участок вәкилләренең һөнәри бәйрәме. Участок вәкилеңне беләсеңме?

Үзебезгә кирәкле өлешен кисеп алып, берничә ел сакладык та әле.

Күптән түгел авылыбызда берьялгызы яшәүче ир-ат вафат булды. Хәзер бит кеше үлгәч, илтеп күмәсе генә түгел. Тәртип-таләпләре үзгәрде, катгыйланды. Иң элек участок инспекторына шалтыратырга кирәк икән. Соңгы елларда алар алышынды, эшебез төшмәгәч, тирә-күршеләр беребез дә кемнең участок вәкиле икәнен дә, аның телефон номерын да белмәдек. Дөрес, эзләп таптык без аны. Әмма шактый вакыт кирәк булды.

Хөрмәтле редакция! Бер елны “Хезмәт” газетасында участок инспекторларының фоторәсемнәре, телефон номерлары, алар җаваплы участоклар турында мәгълүмат басылган иде. Бик кирәкле, уңайлы материал булды ул. Үзебезгә кирәкле өлешен кисеп алып, берничә ел сакладык та әле. Тагын шундый язма бастыра алмассызмы икән?

Ихтирам белән, Сәрия апагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: участок вәкиле