Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген ветераннар өчен район буенча экскурсия үткәрелде

Бүген ветераннар өчен район буенча экскурсия үткәрелде. Ул өлкәннәрне соңгы елда районыбызда төзелгән социаль объектлар белән якыннанрак таныштыру максатыннан оештырылды.

Кунакларны район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе һәм башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре озата йөрде. Ветераннар иң элек Бөрбаш урта мәктәбендә булды. Аннан соң алар быел гына капиталь ремонт үткәрелгән Салавыч лицеена юл алды.
Балтач үзәгендәге 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, ял паркын тамаша кылу да экскурсия программасына кертелгән иде.
Лызи авылында үзара салым акчасына төзекләндерелгән урам да өлкәннәребездә зур кызыксыну уятты.
Ветераннар Түбән Кенә авылында салынып ятучы мәдәният йортын, Таузарда күптән түгел ачылган күпфункцияле үзәкне дә бик кызыксынып күзәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250