Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме

Бүген Рәсәйдә православие ветеринары көне билгеләп үтелә. Бу дата әле 2011нче елдан гына бәйрәм ителә башлады.

Хөрмәтле район ветеринария хезмәткәрләре! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Сез авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы иң әһәмиятле урынны алып торучы ветеринария хезмәтен башкарасыз. Хезмәтегез авыр һәм шул ук вакытта иң кирәкле һәм иң җаваплы.
Халык сезне яратып «мал докторлары» дип йөртә. Чыннан да, авылда яшәп, каралты-курасында мал тоткан бер генә гаилә дә ветеринар хезмәтеннән башка яши алмый. Терлекләрнең сәламәт булуы, сыйфатлы продукция җитештерелүе - болар барысы да сезнең күзәтчелектә.
Табиблар кешеләрне дәваласа, сез - кешелек табиблары. Чөнки өстәлебезгә сыйфат ягыннан нинди ризык килүе нәкъ менә сезгә - ветеринария белгечләренең тырышлыгына, үҗәтлегенә, һөнәри осталыгына бәйле. Шундый катлаулы шартларда да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән берлектә җитештерүне киметмәү, мал санын саклап калу мәсьәләләрен төп бурыч итеп куеп сез бу юнәлештә тырыш, намуслы хезмәт куясыз.
Тагын бер мәртәбә һөнәри бәйрәмегез белән тәбрикләп, һәммәгезгә дә саулык-сәгадәт, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, гаиләләрегезгә иминлек, эшегездә уңышлар, рух ныклыгы телибез.

Хөрмәт белән "Хезмәт"леләр.
Фото: http://www.calend.ru/holidays/0/0/2850/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250