Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүгенге көн өчен без кан белән, яшьлегебез белән түләдек

Каты бәрелешләрдә уң як күкрәк читлеге авыр яралана.

1941- 45 еллар иң авыр, масштаблы, канкойгыч сугыш еллары. Миллионнарның тырышлыгы аркасында гына илебез җиңүгә иреште. Бу бөек җиңүдә авылдашым Хәбибрахман абый Фазылҗановның да өлеше зур. Ул 1920 нче елның 20 сентябрендә (Татарстан) ТАССРның Балтач районы Чутай авылында туган. Аның фронт юлы бик озын. Ул аз сүзле, тыйнак, үзенең үткәнен сөйләргә яратмый иде. 1938 елда Кызыл Армия сафларына алына, армия хезмәтеннән туры фин сугышына җибәрелә. Хәбибрахман ага ике сугышны да кичкән кеше. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үткән. 1941 елда икенче Бөтендөнья сугышына алына, 60нчы укчы полкына эләгә. Каты бәрелешләрдә уң як күкрәк читлеге авыр яралана. Дкекабрь ае була бу. Новосибирский каласында госпитальдә ята. Аннан соң, сугышчан юлын 243нче укчы дивизиясендә дәвам итә. Курск дугасында булган коточкыч бәрелешләрдә катнаша. Фашистларга каршы көрәштә 2 миллионга якын сугышчы, 6000 танк, 4000 самолет була. Тагын яраланып, госпитальга эләгә. 1946 елда гына туган авылына әйләнеп кайта. Күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнә: беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Германияне җиңгән өчен медале, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 20, 30, 40, 50 ел юбилей медальләре һәм башкалар. Сугыштан әйләнеп кайткач, бригадир, мөдир һәм башка җаваплы эшләрне башкара.

Тормыш иптәше Факия апа да сугыш һәм хезмәт ветераны. Ул 1920 елның 10 июнендә Чутай авылында туган, биредә җидееллык белем алган. 1936-38 елларда Казанда шәфкать туташлары әзерләү курсларында укый. Карда, бозда, яңгырда чабата киеп, Казан белән авыл арасын җәяү үткән чакларын яхшы хәтерли иде. Ул елларны сөйләгәндә Факия апаның күзләре яшьләнә. Укуын тәмамлагач, авылда эшли башлый. Тырышып кына халыкка хезмәт итеп ятканда ... сугыш. 1941 елның август аенда Казанга госпитальгә эшкә җибәрелә. 1942 елның декабрендә Ярославаль өлкәсенә хәрби госпитальгә күчерелә, яралыларны дәвалый. Сугышның соңгы көннәренә хәтле шунда эшли, сугыш чорларын тыныч кына сөйли алмый.

Ватан сугышы тәмамлангач, туган якка кайта. Башта Чепьяда тиф хастаханәсендә хезмәт куя. 1949 елдан 1979 елга кадәр Нөнәгәр, Чутай авылларының ФАПларында эшли.

1949 елда Хәбибрахман абый белән Факия апа тормыш коралар. Алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары һәрберсе һөнәр алып үз тормышларын көйли. Факия апаның да сугыш чорындагы хезмәтләре өчен медальләре күп. Факия апаның тынгысыз хезмәтен авыл халкы еш искә төшерә, алар аңа рәхмәтле. Факия апа авылыбыздан сугышта катнашучы хатын-кызларның берсе.

Көрәшләргә чыктык ил чакыргач,

Газиз башлар ниләр күрмәде!

Нинди генә суны кичмәдек тә,

Нинди генә утка кермәдек!

Шушы бүгенге өчен без кан белән, яшьлегебез белән түләдек!

Әминә Гафарова, ветеран укытучы

Арча төбәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май Бөек Ватан сугышы Бөек Җиңү Бөек Җиңүнең 76 еллыгы