Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүгенге тормыш оҗмахка тиң, ди Корбангалиевлар

Көшкәтбаш авылында яшәүче Тәлгать һәм Мәймүнә Корбангалиевлар гаиләсе күпләр өчен үрнәк булып тора.

Тәлгать абый 1936 елныӊ июлендә Көшкәтбаш авылында туган, Мәймүнә апа да шушы авыл кызы. Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ике улы һәм бер кызлары үз гаиләләре белән Көшкәтбаш авылында гомер кичерәләр, бер уллары Балтачта, берсе Уралда Югары Түрә шәһәрендә яши. Өлкәннәр төп йортта уллары Фәиз, киленнәре Гамилә һәм ике оныклары белән гомер кичерәләр. Уллары Фәиз “Уңыш” җәмгыятендә механизатор, киленнәре Көшкәтбаш балалар бакчасында пешекче булып эшли. Тәлгать һәм Мәймүнә Корбангалиевлар 11 оныклары һәм 10 оныкчыклары өчен дә бик кадерле кешеләр.

– Бүгенге көндә шөкер мул тормышларда, кадер-хөрмәттә яшибез. Ачлык елларында дөньяга килеп, авыр тормыш белән көн күргән безнең буын өчен бүгенге тормыш оҗмахка тиң. Инде сугышлар булмыйча, иминлектә яшәргә язсын, – дип тели өлкәннәр.

Әниләр көне уңаеннан район күләмендә үткәрелгән “Ак чәчәкләр сезгә, ак җаннар” бәйрәм чарасында Корбангалиевлар гаиләсе дә катнашты.

– Туган авылыгызга, районыбызга игелекле хезмәт күрсәтүегез өчен сезгә олы рәхмәтләремне ирештерәм. Картлыгыгыз тигезлектә, саулыкта үтсен, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәм барышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы