Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БүгенТатарстанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы башланды

Форум яшьләренең бер өлеше 4нче август көнне Балтачка да киләчәк.

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашуы көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.

4 нче август көнне Балтач, Телəче, Саба һəм Арча районнарына бару каралган. Һəр район делегатлар өчен үз программаларын тәкъдим итә.

Кичен, Арча шəһəре көнендə, делегатлар Татарстанның атказанган артистлары белəн бер сәхнәдә үзлəренең ижади номерларын, күңел ачу программалары тәкъдим итәчәкләр.

 

baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр форумы