Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхет дигәннәре туган якта

«Үзеңнең бу дөньяда күпме яшәгәнеңне беләсең килсә, укучыларыңның елларын сана», дигән борынгы бер гыйлем иясе һәм бу сүзләр дөрестән дә чынбарлыкны чагылдырадыр. Эчке бер горурлык белән укучым дип йөрткән, Балтач судында 23 ел федераль судья булып хезмәт итүче, олы ихтирамга лаек Рөстәм Шакиров та олы юбилеена аяк баскан икән.

1982 елда Казан Дәүләт университетын тәмамлагач, миңа Балтач урта мәктәбенә юллама булды. Берни белмәгән яшь белгечкә 4 сыйныф җитәкчесе вазифасын беркетү зур тетрәнү дип кабул ителсә, чыгарылыш өч 10 классларда рус телендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен алып баруны йөкләү башка сыймаслык хәл иде. Рөстәм белән беренче танышу менә шулай дәрестә башланды. Арткы парта гадәттә шук, дәресләргә артык игътибар итмәүче, әзерләнеп килмәүчеләр урыны, Рөстәмне дә башта шулар хисабына керттем. Әмма берничә дәрестән соң, фикерне төптән үзгәртергә туры килде, ул һәр дәрестә әзерлекле булып, кызыксынучан, яңалыкны күбрәк белергә теләве белән башкалардан күпкә аерылып тора иде. Соңрак Рөстәмнең әтисе Гыйльмулла абый һәм мөлаем, аралашучан, ярдәмчел әнисе Дәлия апа белән якыннан танышкач, мондый гаиләдә тәрбия алган бала башкача була алмый икәнлегенә инандым.

Гыйльмулла Шакиров чыгышы ягыннан Смәел авылыннан, сугыш елы авырлыгын үзенең үсмер җилкәләрендә нык тоя. Армия сафларында хезмәт итеп туган ягына кайтуга, аңа милициядә эшләргә тәкъдим ителә. Участок инспекторы, тикшерүче, паспорт өстәле җитәкчесе, оператив эшчәнлек буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары… Кайсы гына юнәлешне җитәкләмәсен, эшне җиренә җиткереп үтәве һәм һәрвакыт кызыксынучан, үзлегеннән өйрәнеп, бар өлкәдә төпле белемле булуы белән башка хезмәткәрләр арасында үзгә урын тоткан ул. Аның бу шәхси сыйфатлары тулысы белән улы Рөстәмгә дә күчкән дип әйтә алабыз.

Беренче елында ярты балл җитмичә, Рөстәм күптән хыялланган Казан Дәүләт университетына керү мөмкинлеген кулдан ычкындыра. Бәлки, язмыш аны шулай чыныктырырга булгандыр. Әтисе Гыйльмулла абый бу хәбәрне тыныч кабул итеп, «икенче елга әзерләнерсең дә, керерсең» дип каршы ала. Эшен дә табып бирә, Рөстәм мех әйберләре фабрикасында йөк ташучы булып билгеләнә. Авыр эштән курыкмый ул, Салавыч авылыннан шофер Васыйл абыйсы белән республика һәм төрле өлкәләрдә булырга туры килә. Эштән кайткач, инглиз һәм рус телләреннән имтиханга өстәмә әзерләнергә дә кирәк бит әле. Шулай итеп, ел үтүгә, юллар тагын Казанга илтә. Бу юлы имтиханнарны бик яхшы билгеләренә тапшырып, зур өстенлекле юрист белгечлеге буенча укырга кабул ителә. Шаулап үткән студент еллары арасында Ватан алдында изге бурычын үти, 2 ел ерак Себердә илебезнең һава чикләрен саклый. 1991 елда Рөстәм Шакировны күрше Мари Республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәре прокуроры ярдәмчесе итеп билгелиләр. Әмма нинди генә зур җирдә эшләсә дә, җаваплы эшләр тәкъдим итеп карасалар да, аның күңеле туган ягына, Балтачка тарта. Ниһаять, үтенә торгач, аны Балтач эчке эшләр бүлегенә тикшерүче итеп билгелиләр.

Эш барышында вакытлыча Яр Чаллы каласына җибәрелә, анда да яшәргә фатир бирергә ышандырып, калырга өндиләр. Әмма юкка, ул үзенең туган җиренә җаны-тәне белән бирелгән шул. 1993 елда Рөстәм Шакиров төрле сынауларны уңышлы үтеп, Балтач судына судья буларак билгеләнә. Һәм менә 23 ел буе шушы җаваплы хезмәттә. Җиңел булганга түгел, нәкъ менә күңел тартып, үземнең кирәклекне белеп эшләгәнгә эшемнән зарланмыйм, ди ул. Телевизион тапшыруларда гына, судья өстәлгә «тукмак» белән сугып, суд карарын игълан итә. Кайбер кешеләрнең: «Сез судны телевизорда күрсәткәнчә алып бармыйсыз», дип тәнкыйтьләгәннәре дә булган икән. Суд карары чыкканчы, турыдан-туры шушы эшкә кагылышлы гына түгел, ә башка төрле күпме законнарны, норматив документларны өйрәнергә, чагыштырырга, аларның карала торган мәсьәләгә мөнәсәбәтен белергә кирәк. Менә 23 ел буе инде аның шимбә, якшәмбе ялы эшендә уза. Судка керүче эш белән тынычлап тагын бер кат танышу, өйрәнү, өстәмәләрне барлау аның гадәтенә кергән.

- Судка кергән материаллар арасындагы эшләрне карау, карар кабул итү өчен иң авыры - шәхескә карата булган җинаять - шәхескә карата көч кулланып җенси якынлык кылу, юл хәрәкәтләрен бозу аркасында үлемгә китергән фаҗига кылганнарның эшләредер, - ди ул.

Һәр очракта авырлык күргән шәхес судта үзе белән булган вакыйгаларны яңадан бер кат күз алдыннан үткәрергә, күз алдыннан гына түгел, ул аларны суд составы каршында бәян итәргә тиеш. Ә иң мәгънәсез һәм уңайсыз эшләр, аның фикере буенча, ул ике күрше арасындагы җир низагыдыр, мөгаен. Законга таянып нинди карар кабул ителсә дә, бу очракта бер як барыбер риза булмый, ике арадагы ризасызлыкка нигез кала. Шушы вакытта, «кешеләр, сез нишлисез, гомерләр бит бик кыска, шушы кыска вакытта үзара аңлашып, матур итеп яшәргә кирәк», дип әйтәсе килә. Әйе, суд карары кайбер очракта зыян күргән кеше күзлегеннән караганда гадел булмаска мөмкин. Ә бу очракта карарның бизмәне бер генә - ул хокукый булырга һәм бүгенге көндәге барлык законнарга тәңгәл килергә тиеш. Менә монысын инде суд бинасына гаделлек эзләп килгән кешегә аңлату җиңелләрдән түгел. Кайбер вакытта төннәрен уйлап чыгасың - кешене тормышыннан мәхрүм иткән бәндә дә, берничә капчык ашлык урлаган гади кеше дә закон тәртибендә рәшәткә артына җибәрелергә тиеш. Судья булып эшләсә дә, менә шуны кабул итү җиңел түгел дип уйлана, борчыла ул. Нинди генә карала торган эш булмасын - җинаятьме яисә гражданлык хокуклары буенча буламы, алар бер-берсенә охшамаган. Бу очракта шәһәрдә бер генә юнәлеш эшләре алып барган хезмәттәшләренә караганда, район судларында эшләүчеләргә күбрәк укырга, күбрәк өйрәнергә, күп өлкәдә белгеч булырга кирәк.

Балтач район Cуды бүген профессиональ хезмәткәрләрдән тупланган. Узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа «Гадел хөкем йорты» ачылды, хәзер эшләргә барлык мөмкинлекләр бар. Балтач судында 10 кеше, шуларның берсе суд рәисе, берсе федераль судья, 2 мировой судья һәм ярдәмчеләр эшли. Тату коллектив һәм бердәм бурычлар булуы һәрбер хезмәткәргә тиешле эшне зарланмыйча, югары һөнәри осталык белән башкарырга ярдәм итә. Суд барышында карала торган эшкә 20дән артык махсус кәгазь тутырылырга тиеш икән. Аларның барысының да процессуаль таләпләргә җавап бирелүе сорала. Бары аңлашып эшләгәндә генә карар чыгарылган эшләрнең кануннарга туры килүе һәм законлы булуы тәэмин ителә, ди алар. Район судыннан Казан Югары судына җибәрелгән эшләрнең тулысынча диярлек анда раслануы һәм бу күрсәткеч буенча республика буенча иң алдынгы урыннарда тору район суд коллективының югары дәрәҗәдә, нәтиҗәле эшләвен раслый. Бу уңышлы эшләрдә таләпчән, эзләнүчән, зур тормыш мәктәбе узган Рөстәм Шакировның өлеше зур икәнен һәрбер хезмәткәр таный.

Бу дөньяда кайсы гына өлкәне алма, һәркем үз эшен авыр дип саный. Әмма Рөстәм зарланырга яратмый, үзе сайлаган язмыштан канәгать ул. Эше - аның тормышы, яшәү мәгънәсе. Суд утырышлары тәмамланганнан соң, уйлар әле яңадан каралган мәсьәләгә, аның нечкәлекләренә кире әйләнеп кайта, күӊеле белән кабул ителгән карарның хокукый яктан дөреслегенә яңадан инана. «Яраткан эшем, янымда яшәүче сөекле әнием, тормышта һәм эшемдә җилкә куярлык гомер юлдашым Йолдыз, дүрт балам, бер оныгым, яраткан туган ягым - болар барысы да миңа, мин бәхетле, дип әйтергә тулы хокук бирә», ди әлеге язмамның лаеклы герое Рөстәм Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250