Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхете белән туган

Бүген Балтачның үзәк урамында кияве Габделхәй Бариев йортында яшәүче Бари ага Хамбалов та шундыйлардан. Бөек Ватан сугышы кырларында күп тапкыр үлемнән кала ул, өч тапкыр яралана.

- Берничә кеше кара төндә дошман ягына «тел» алырга киттек. Тирә якта ап-ак кар. Алда бер кара шәүлә күренеп алды. «Кулыңны күтәр!» дип кычкырабыз немецча. Торып баса башлады бу кулын күтәреп. Карыйбыз тагын бер кул күренә. Өчәү, дүртәү... 20ләп немец солдаты торып басты шулай. Бездән 4 тапкыр күп. Әсир итеп үзебезнең якка алып кайттык. Командование тарафыннан бүләкләндек. Ә шунда тегеләр атыша башласа, котылу юк иде бит.
Бу вакыйганы балалары, оныклары җыелганда еш искә ала ул. Каушап калмасаң сугышта, гомумән, тормышта бәхетле очраклар булып тора ди.


Ике кызы, әйбәт кешеләргә тап булып, тормышка чыгып матур гомер итәләр. Барый ага өлкәне Нуранияләрдә тәрбияләнә. «Берәү үз әтисен дә шулай хөрмәтләмәс, бик кадерләп кенә тора», - ди Нурания тормыш иптәше Габделхәйгә рәхмәтле карашын ташлап.
Барый аганың ике кызында дүрт оныгы үсә. Бөтен пенсия акчасын шуларны йортлы итүгә биреп бара. Ә пенсиясе әйбәт. Шулай булмыйча, сугыштан соң 40 елдан артык Сахалинда шахтада эшләп кайткан ич ул. Хатыны Мәрьямбикә белән уртак җимешләре - кызлары да шунда туып, шунда үскәннәр. Алар бәхетеннәндер инде, шахтада эшләгәндә дә әллә ничә үлемнән кала ул. Шахта ишелеп таш астында калган хезмәттәшләре исенә төшкәндә әле дә йөрәге сыкрап куя. 16 август көнне менә шундый бәхете белән туган бабайны 90 яшьлек юбилее белән котлап киттек. Район социаль яклау бүлегеннән дә, җирле үзидарәдән дә, район ветераннар советыннан да, шахтадан кайткач 20 еллар эшләгән «Сорнай» хуҗалыгыннан да килделәр, бүләкләделәр.


- 95еңә дә килербез әле, - дигәч, нәрсә ди?!
- Ник 100 яшьлегемә түгел.
Ике ел элек, авыр операция белән бер аягы киселеп, коляскага калса да күңеле күтәренке әле аның.
Барый Хамбалов кызлары, кияве һәм аны котларга килгән кунаклар белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250