Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетегез нидән гыйбарәт?

Үзенең бөтен гомерен, тырышлыгын, көчен, белемен балалар тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә багышлаган шәхесләр аз түгел. Әнә шундыйлар рәтенә мин Рәсимә Зиннәтулла кызы Сәләхиеваны кертер идем.

Ул Чувашия Республикасы Батыр районы Озын Куак авылында дөньяга килгән. Зур уңышларга ирешкән бу мөгаллимә менә кайлардан юл алган икән?! Рәсимә Зиннәтулла кызы ерак араларны якын итеп Балтач районы Смәел авылына килен булып кайта. Мәсхүт абый белән гаилә корып җибәрәләр. Берсеннән-берсе акыллы, уңган ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Балаларына һәрвакыт таяныч та, терәк тә булалар. Һәр ата-ана үз балаларын бәхетле, укымышлы, тәрбияле итеп күрергә, аларның киләчәктә бәхетле булуларын тели. Рәсимә апаның яшьлеге әнә шундый матур хатирәләр белән бәйле. Күп тә үтми, Рәсимә Зиннәтулла кызы 1991нче елда Смәел урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килә. Укытучылар бу мөгаллимәне беренче күрүдә үк үз итәләр. Укытучылар белән бары тик уртак тел табып, мәсьәләне уртага салып сөйләшеп кенә уңышка ирешергә була - Рәсимә Зиннәтулла кызы да нәкъ шундыйлардан. Гади генә сөйләмен дә шигъри юллар белән баетуы аның тел-әдәбият дәресләрен җанлы, кызыклы итеп укытуын күрсәтеп тора. Эзләнүчән, яңалыкка омтылучан, замана белән бергә атлаучы педагог укучыларында үз фәненә кызыксыну уята алуы белән бик бәхетле. Минемчә, фәнне яраттыра алган, үзенең дәресләрен тәрбияви югарылыкта уздырган, балалар ышанычын, теләктәшлеген яулаган укытучы гына бәхетле була. Рәсимә Сәләхиева да, һичшиксез, моңа лаек.
Тормышында да үрнәк әни ул. Янәшәсеңдә ышанычлы терәге - тормыш иптәше булмаса, шулай бәхетле булыр идеме?!

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250