Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетле картлыкта пар канат булып яшәүгә ни җитә?! (фото)

Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Халыкара гаилә көне уңаеннан Нормабаш авылында яшәүче, 55 ел иңне-иңгә терәп бер сукмактан атлаган Венера Фәйзулла кызы һәм Ахунҗан Мөхәммәтҗан улы Мәрдановлар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары белән котлады.

Мәрдановлар гаиләсе - Нормабаш авылының иң үрнәк гаиләләренең берсе. Ирле хатынлы Мәрдановлар икесе дә урман итәгендә утырган Нормабаш авылында туып үскән, күп балалы гаиләләрдә тамыр ныгытып, 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң гаилә керемен тулыландыру максатыннан, авыл хуҗалыгы тармагында эшли башлаганнар. Бар гомерләрен туган хуҗалыкларына багышлаган Мәрдановлар. Авыл хуҗалыгында эшләгәндә башланган дуслык җепләре олы мәхәббәткә әйләнгән. 1962 елда язылышкан парлар 4 балага: 2 кыз һәм 2 ир-егеткә гомер биргәннәр. Кызганычка каршы 1 уллары һәм 1 кызлары янәшәләрендә юк инде. Бүгенге көндә өлкән Мәрдановлар зур иркен йортта уллары Мөнир һәм киленнәре Лилия тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәләр. Гомер буе эшләп яшәгән өлкәннәрнең үрнәк тәрбиясендә бүген оныклары, балалары күп итеп кош-корт, терлек асрап хәләл хезмәт белән намуслы яшиләр. Районның алтын туйлар китабына кул тамгаларын салган юбилярлар бүгенге яшәешләреннән бик канәгать. Гаилә йортларына иминлек, җылылык муллык өстәп 5 оныклары, 1 оныкчыклары үсеп килә. Туган җирләрендә, газиз нигезләрендә бер сүздән, бер ымнан бер-берсен аңлашып яшәгән Мәрдановларга без дә бәхет һәм куаныч тулы көннәр теләп кайттык, дип хәбәр итәләр район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250