Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетле булсыннар!

«11.11.11» - бәхетле саннар тезмәсе калаларда туйлар шаукымы тудырса да, Балтач ЗАГСында нибары 4 пар язылышты. Гәрчә аңарчы да, аннан соң да атна саен туй.

Бәлки, районыбыз яшьләре хорафатларга ышанмыйдыр, аннан соң санаулы гына кафе, ресторан, ашханә дә бер кичтә ике туй уздыра алмый. Ә менә 11 ноябрь көнне Зур Лызи авылы егете Владислав Иванов Сала Көшкәт кызы Алиса Игнатьеваны яр итсә, Аланнан Раил Сираҗиев Алисә Төхбәтуллинага өйләнеп, Кукмара районы кияве булды. Балтачтан Альнур Габидуллин Наилә Мөэминова белән, Инсаф Җиһаншин Альфира Әхәтова белән никахларын законлы рәвештә рәсмиләштерде. Бу көнне кавышучыларга йолдызлар тотрыклы тормыш, ныклы гаилә вәгъдә итә. Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250