Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әби, Айгөл суламый, без һәлакәткә очрадык...

Фәнил өйләреннән зиратка кадәр баласын күкрәгенә кысып барып, әнисе күкрәгенә куеп җирли. Әлеге мизгелләрне күргән кешеләр күз яшьсез генә бу хакта сөйли дә алмый

Балтачта булган коточкыч авариядән соң бер атна үтте... Әлеге һәлакәттә газизләрен югалткан гаиләгә генә түгел, башка кешеләр өчен дә ышанмаслык авыр кайгы булды бу.

“Тормышның бер мизгелдән генә торганын үзебезнең гаиләгә зур кайгы килгәч кенә төптән аңладык, - ди Балтачта яшәүче Резеда Миңхаирова. 19 декабрь гади көн буларак башланды, киче дә шулай үтте. Кызыбыз Айгөл белән киявебез Фәнил дусларына кунакка киткәннәр иде, оныгыбыз Айзиләне йоклатып, балалар кайтканны көтеп йөргән арада телефон шалтырады. - Әби, Айгөл суламый, без һәлакәткә очрадык, мин аны селкетәм, селкетәм, ә ул эндәшми, - дип елап Фәнил авыр хәбәр җиткерде. Менә хәзер кайтып керерләр дип көткән арада мондый хәбәр ишетүдән башта өнсез калдым, аннан кичекмәстән ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыраттым. Үзебезнең машинаны кабыза алмагач, күршеләргә йөгереп кердем һәм алар белән авария булган урынга киттек. Андагы галәмәтне күреп, йөрәгем кысылды, шулай да башыма кызым үлгәндер дигән уйны кертмәдем. Айгөлне ашыгыч ярдәм машинасына салдылар, мин дә машинага кереп утырдым, тик миңа аннан төшәргә куштылар, шулай да мин барыбер, шофер янына кереп утырып булса да, балам янәшәсендә хастаханәгә бардым. Дежур табиб һәм акушер-гинеколог безне каршы алып, Айгөл янында кайнаша башладылар. Кызым бит йөкле иде, инде бала табар вакыты да җиткән. Мин билгесезлектә утырган вакытта, табиб чыгып кызымны да, оныгымны да коткарып калып булмаганын җиткерде. Шул мизгелдә җир аяк астыннан киткәндәй тоелды. Ярсып елыйсы килә, тик ярамый, оныгыбыз Айзилә елаган кешене күрсә, курка. 1 яшь тә 8 айлык кызы ятим калды Айгөлнең, ә икенче кызын үзе белән бергә җирләдек. Ул баланы карыннан алып биргәч, башта карарга да бик курыктык, авария вакытында җәрәхәтләнгәндер дип уйладык. Ләкин аннан соң аның никадәр матур бала булуын күреп, сүзсез калдык. Фәрештә булгандыр ул, мөгаен”.

Балтач кызы Айгөл Миңхаирова белән Сосна егете Фәнил Нәҗипов 2017 елның августында гаилә коралар. 2019 елның 15 апрелендә алар беренче тапкыр әти-әни була. Кызлары Айзиләне яратып, кадерләп, җил-яңгыр тидерми үстерәләр. Икенче тапкыр әти-әни буласыларын белгәч тә бик сөенәләр һәм түземсезләнеп, шул көн җиткәнен көтәләр, балага әйберләр алалар, әзерләнәләр. Тик... 2020 елның 19 декабре Нәҗиповлар гаиләсенә зур кайгы алып килә. Кайтып җитәбез инде дигәндә Айгөл белән Фәнил машинасына башка машина килеп бәрелә, руль артында булган Айгөл шунда ук вафат була, карынындагы нарасый да әнисе белән бергә бакыйлыкка күчә. Моргтан Айгөлнең мәетен алган чакта, шундагы егеттән нигә мине ашыгыч ярдәм машинасыннан төшердегез, нигә кызым янәшәсендә алып барырга риза булмадыгыз дигән, күңелемне борчыган сорауны бирмичә кала алмадым. “Кызыгыз үлгән иде инде, без баланы коткарып калып булмасмы дип уйладык”, дигән җавап алдым.

Резеда Мөнировна белән бу хәлләр турында телефоннан гына аралаштык. Ул сөйли, минем тамакта төер, күздә яшь... Ара-тирә Айзилә дә килеп әбисенә эндәшә, аның тавышын ишетү, кеп-кечкенә баланың әнисез калуын аңлау тагын да авыр. Безгә авыр, ә Нәҗиповлар һәм Миңхаировлар гаиләсенә шушының белән хәзер гомер буе яшисе. “Айзиләбез бик тә Айгөлгә ошаган, аның төсе итеп, кадерләп үстерербез Аллаһы боерса”, дип өзгәләнә әни кеше.

Айгөлне һәм туарга өлгермәгән кечкенә нарасыйны җирләргә бик күп кеше килгән. Фәнил өйләреннән зиратка кадәр баласын күкрәгенә кысып барып, әнисе күкрәгенә куеп җирли. Әлеге мизгелләрне күргән кешеләр күз яшьсез генә бу хакта сөйли дә алмый.

“Көтмәгәндә килгән мондый авыр кайгыны уртаклашучылар бик күп булды, кайдан гына шалтыратмыйлар, язмыйлар, ярдәм итмиләр, һәркайсына ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Аллаһы Тәгалә мондый хәсрәтләрне берәүгә дә насыйп итмәсен”, дип тели Резеда ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп кеше үлгән