Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбием безгә бик кирәк

Мин әбиемне бик яратам. Ул дөньяда иң яхшы, иң ягымлы, киң күңелле әби. Әбием тәрәз төбен тутырып, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә.

Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

Минем өчен кадерле булган кеше - Гөлфирә әбием турында сөйлисем килә. Әбием - әниемнең әнисе ул. Быел аңа илле биш яшь тулды.

Әбием кече яшьтән үк эшне сөйгән. Ул матур хезмәт юлы үткән. Хәзерге көндә Югары Субаш фельдшер акушер пунктында шәфкать туташы булып эшли. Авыл халкына, авыруларга хезмәт күрсәтә. Бабай белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенгесе көндә әбиемнең дүрт оныгы бар.

Мин әбиемне бик яратам. Ул дөньяда иң яхшы, иң ягымлы, киң күңелле әби. Әбием тәрәз төбен тутырып, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә. Әби безне кунакка кайткач һәрвакыт якты йөзе, тәмле ризыклары белән сыйлый. Тәртипле, шәфкатьле, намуслы, миһербанлы, сүз тыңлаучан, белемле балалар булсыннар дип, әбием бар көченә тырыша.

Мин әбиемә кояш гомере, саулык-сәламәтлек, тыныч картлык телим. Әбием безгә бик кирәк. Ул авырмасын иде, картаймасын иде. Бәхетле, имин булсын иде ул!

Без әбиебезне бик-бик яратабыз, хөрмәт итәбез.

Габделхәев Әсхәт,

Балтач гимназиясе

2 А сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эй молодец

    Теги: Әби-бабайем турында