Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбием – иң якын кешем!

Әби безнең өчен икенче әниебез, чөнки әби безгә үзенең җылысын, назын бирә. Күз алдыгызга китерегез әле: әгәр бу дөньяда әбиләребез булмаса, шундый җылы хатирәләр каян алыр идек?

Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул минем дәү әнием!

Мин сезгә үземнең сөйкемле һәм яраткан әбием Гөлия турында сөйлисем килә.

Минем әбием Көшкәтбаш авылында яши. Аннан читтә торсак та, мин әбиемне онытмыйм, аңа еш шалтыратып, хәлләрен белешеп торам. Без һәр ял әбигә кунакка кайтырга тырышабыз. Күчтәнәчләр тотып кайтып кергәч, бик сөенә. Әле алай гына түгел, ул да безгә сюрпризлар әзерләп куя. Шулай ук ул безгә тәмле ризыклар пешереп ашата. Минем әбинең куллары алтын. Ул төрле кул эшләре дә ясый. Бу үзенчәлекле һөнәренең серләрен абыем белән миңа да өйрәтә.

Әбигә кайткач, мин аңа булышам. Тавык-чебешләрне карашам, печән җыешам, чүп уташам.

Илфат һәм Гөлия Шәйхетдиновлар

Җәй көне әби безне, абый белән мине, походка алып чыга.  Безгә йомырка пешереп, тәмле үлән чәе ала. Аргач, болында шул ризыкларны утырып ашыйбыз. Шул хәтле тәмле була инде, әйтеп бетергесез!

Хашим һәм Рауза Төхфатуллиннар

Әби безнең өчен икенче әниебез, чөнки әби безгә үзенең җылысын, назын бирә. Күз алдыгызга китерегез әле: әгәр бу дөньяда әбиләребез булмаса, шундый җылы хатирәләр каян алыр идек? Әбигә күп кирәкми, аңа бары тик берничә җылы сүз җитә: “Әбием, матурым, мин сине бик нык яратам!”.

Төхфәтуллин Инсаф,

Балтач гимназиясенең

2А сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әби-бабайем турында