Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбиемә карыйм сокланып!

Карт әбием Балтач районында яшәмәсә дә сезгә аның гыйбрәтле язмышын сөйләргә телим. Ул тормышында бик күп кайгы-хәсрәтләр кичергән, сынмаган-сыгылмаган. Язмыш аны нык сынаган...

Минем әбиемнең әнисе Шәмселбанат әби 1928нче елда Мөслим районы Мәлләтамак авылында туган. Җиде яшендә ятим калган. Әтисе 35, әнисе 33 яшендә вафат булалар. Ул энесе Хәмид белән әти-әни йортында икесе бергә яши башлыйлар. Аларның бер сыерлары була. Ач булмас өчен шул сыерны ничек тә тәрбияләп, ашатып торалар. Ятим калган бу ике баланы күршедәге ялгыз әби кереп, карап, булышып йөри торган була. Усеп буйга җиткәч, Шәмселбанат әбием күрше Метрәй авылы егете Габделбаянга кияүгә чыга. Килен бүләге итеп үзе белән сыерын да алып китә. Ә энесе Хәмид Магнитогорск шәһәренә эшкә китә.

Шәмселбанат әбием белән Габделбаян бабамның 7 баласы була. Матур гына парлы гомер кичерәләр. Ләкин кайгы җиле аларның ишеген тагын кага – 20 яшендә бер кызлары, 30 яшендә бер уллары үлеп китә. Габделбаян бабам да озын гомерле булмый – 50 яшендә вафат була. Менә шундый зур кайгылар кичерергә туры килә әбиемә.

Шунысы куандыра – ул бүген дә исән-сау. Аңа хәзер 91 яшь. Карт әбиебез балалары, оныклары һәм күп сандагы оныкчыклары игелегендә гомер кичерә.

Хәдия Шәмсетдинова,

Балтач гимназиясенең

2 а сыйныфы укучысы.

Фото: Хәдия Шәмсетдинованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әби-бабайем турында