Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбием минем

Авылда эшче көчләр җитмәү сәбәпле, 4нче классны бетергән балаларны фермага дуңгыз карарга куялар. Анда аларга 60ар баш дуңгыз бирәләр.

Әбием – Хәмидуллина Гадилә Гариф кызы 1942нче елның 1 апрелендә Балтач районы Арбаш авылында дөньяга килә. 1950нче елны 1 класска укырга керә. Анда аңа 4 класс белем алырга насыйп була. Авылда эшче көчләр җитмәү сәбәпле, 4нче классны бетергән балаларны фермага дуңгыз карарга куялар. Анда аларга 60ар баш дуңгыз бирәләр. Ул вакытта фермаларда барлык эшләр дә кул көче белән башкарыла, су кермәгән, ерактан бочка белән ташыйсы. Бочкаларга буе житмәгәч, менә торган баскыч ясап бирәләр. Шулай итеп дуңгыз карауда 5 ел гомере узып та китә. Шул эшләгән вакытта ул төшкә кадәр фермада эшли, төштән соң Кенә мәктәбенә барып ике дәрес укып кайта. Әбием үзе дә: “Бер дә уку-язу белми калам бит дип, ничек итсәм иттем, 7нче классны тәмамладым” – дип искә ала.

7нче классны бетергәч, яңа туган бозаулар карарга куялар. Бозаулар караганда чандыр гәүдәле әбиемә атлар карарга да туры килә, ике эшне бергә алып барасы, чөнки эшче көчләр җитешми, авыр вакытлар. Бала гына булсалар да, бу эшне эшләп булмый дип тормыйлар. Ат фермасында әбиемнең әтисе – минем карт бабам да эшли торган була, “аңа да көнгә 22 шәр көянтә су ташып бирә идем” – дип искә ала. Кыш көннәрендә өстемә кигән киемнәрем, халат итәкләре боз булып катып бетә торган иде, дип сөйли. Әтисенә булышып бетергәч, үз эшенә тотына. Аның эше беткәндә сәгать кичке 10-11ләр була. Ә җәй көне бозауларны көтүгә чыгаралар . Бозау караучыларны тавык фермасына күчерәләр. Ул вакытта олы апаларны кыр эшләренә, уракка чыгаралар. Кыр эшләре бетмичә фермага кайтмыйлар. Шуңа күрә көндез – тавык, кичен – бозау карау да балалар җилкәсенә төшә.

Шундый авыр тормыш юлы үткәнгә күрә дә, сугыч чоры балалары бүгенге тормышка сөенеп, булганына шөкер итеп, юкка-барга зарлануны белмичә, соенеп яшиләр. Әбием безгә “Тырыш, сабыр, белемле булыгыз, бер эштән дә курыкмагыз! Булган әйбернең кадерен белегез!” – дип киңәшләрен бирә.

Әбиемә сәламәтлек, исәнлек телим. Чын күңелдән рәхмәт әйтәм.

Азамат Гарафетдинов,

Балтач гимназиясенең

2 а класс укучысы.

Фото: А.Гарафетдиновларның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әби-бабайем турында