Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биктәш егетләре, авылым кызлары

Ике авылны берләштереп торучы күркәм гаиләләр

Кешелек дөньясында катнаш гаиләләр элек тә булган, хәзер дә бар. Мәхәббәт дигән бөек хис яшәгәндә ике милләтнең бер гаилә булып берләшүенә һич ни комачаулый алмас, мөгаен. Шөкер, әлеге гаиләләрнең күбесе ике якның да ризалыгын алып кавыша, һәр ике якның да гореф-гадәтләрен тигез күреп, шатлыкта да, борчуда да бердәм булып гомер итә.

Минем туган авылым керәшен татарлары авылы саналган Биктәш белән янәшә. Авылым гомер буе күршеләр белән аралашып яшәде, гаеттә безнең авылга килгән, Пасхада йомырка белән сыйланырга Биктәшкә юнәлгәннәр дә булды. Яшь чакта без дә «бүген Пасха, бүген Питрау”, дип Биктәшкә дискәтүкләргә бара идек. Биктәш егетләренең күбесе авылым кызларын яр итте. Биктәшкә кияүгә иң беренчеләрдән булып күршем Наилә апаның чыкканын хәтерлим. 1988 нче ел иде ул. Григорий кияү кызны туйлап алып китте, урамнар гөрләп торды, әти-әни ягыннан һич каршылык булмады, ул чорның җәмәгать эшләрен актив алып баручы әни кеше Мәгъсүмә апа акылы белән башка диндәге кешегә кызын кияүгә бирергә каршы килмәде, ихлас сөю хисләрен өстен күрде. Наилә апаның яхшы укучы, уңган, чиста-пөхтә кыз бала буларак еш макталуы истә калган. Тормышка чыккач та аның бу сыйфатлары югалмады, матур гына гомер итеп, балалары туды, бик кызганыч, Григорий-Гриша абый гына вакытсыз якты дөньялардан китте, Наилә апага балаларын тырышып аякка бастырырга туры килде. Зирәк килен ирнең әти-әнисен ташламады, аралашып-ярдәмләшеп яшәде.

Аннан Биктәш авылының эшкә булган, йөз-кыяфәткә чибәр игезәк егетләренең Ирек исемлесе авылымның шулай ук эшкә булган, гаять тә белемле кызы Гөлфияне яр итте. Дуслашып йөргән чакта да алар авылга үзләре үк тә үзгә ямь бирә иделәр, матур парлар була белделәр, бистәдә йорт салып чыктылар, балалар үстерделәр. Наилә апа сул як күршем булса, Гөлфия ападан соң озак та үтми уң як күршем Гөлнар апаны әлегә авылга кияүгә бирдек. Кияү кеше Владимир абый хәрби хезмәттән кайтуга ук чибәр күршемә күз атты, матур итеп туйлар иттеләр, балалары туды. 

Еллар узды, сыйныфташларым Тәслимә белән Альфираны да Биктәш егетләре борынгы йолаларын яңартып, урлап китте. Альмира Вадимга, Тәслимә Земфирга кияүгә чыкты. Тормыш өчен янып торучы асыл ир-егетләр йортлар салып чыктылар, балаларының киләчәге, гаиләләренең бөтенлеге өчен җиң сызганып эшләделәр, СПТУда укып, пешерү серләрен яхшы белгән, уңган-булган кызларны тормышка алып ялгышмадылар. Кызганыч, Вадим гына яман чирне җиңалмыйча, якты дөньялардан китеп барды.

Әлеге гаиләләрдә гореф-гадәтләр һәр ике якта да тигез үтәлә, хатын булып барганнар ир ягының динен хөрмәт итә, ир булып алганнар хатын ягыныкын олылый. Нинди дә булса аңлашылмаучанлыкларга юл куелмый, Гөлнар апа әйтмешли, «аларның бәйрәме җитсә – аларча, безнеке җитсә – безнеңчә!”

Матур яшәргә язсын! Еллар имин, илләр тыныч булсын! Тыныч, тату яшәүләргә җитми.

Фото: инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: катнаш никаһ Биктәш авылы