Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбиләр бәйрәм итә

Түнтәр урта мәктәбенең 6нчы сыйныф (җитәкчесе Фәйрүзә Хәбибуллина) укучылары бәйрәм уңаеннан дәү әниләрен кунакка дәште.

Балаларыбызның ата-аналарына тормыш биргән, кеше иткән, хәзерге вакытта балаларны миһербанлы-шәфкатьле итеп тәрбияләүче, алар өчен сөенеп яшәүче әбиләребез 8 нче Март бәйрәме уңаеннан, мәктәпкә бәйрәмгә килделәр. Бәйрәмне Әминә Сафиуллина үзенең догасы белән башлап җибәрде, укучыларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Матур шигырьләр, дәртле җыр-биюләр, әбиләр белән үткәрелгән ярышлар белән үрелеп барган кичә сизелми дә үтеп китте. Әбиләребез үзләренең оныкларының осталыкларын күреп, сөенеп утырдылар. Үзләре дә ярышларда уңганлыкларын , булганлыкларын күрсәттеләр. Кичә тәмле ризыклар белән тулы чәй өстәле янында дәвам итте. Әбиләр бер-берсе белән аралашып, яшьлекләрен исләренә төшереп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Ак яулыклы әбиләр оныклары үз куллары белән ясаган чәчәк букетлары тотып, бәйрәмнән бик канәгать калып, укытучыга һәм мәктәп коллективына рәхмәт әйтеп, өйләренә юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250