Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбиме, апамы? яки өлкәннәрне ничек үпкәләтмәскә

Кайберәүләрне “әби” сүзе кимсетә, алай гына да түгел, хәтта рәнҗетә дә икән. “Минем үземә “әби” сүзе ошый, әмма оныкларым авызыннан. Ә урамда, җәмәгать урыннарында “апа” дигәннәрен ишетәсем килә”

Дөньяда “әни” сүзе янәшәсендә тагын бер матур сүз – “әби” сүзе бар (әтиләр үпкәләмәсен, аларны да бик яратабыз, әмма бүген башка тема турында сөйләшәбез). “Беренче кабат “әби” сүзен ишеткәндә бераз сискәндереп куйса да, оныкларың авызыннан ишеткәндә бу сүз майдан йомшак, балдан татлы. Күбрәк ишеткән саен, оныкларың арта барган саен тагын да рәхәтрәк була. Шул сүзне ишеткәч, җаннар рәхәтләнеп китә”, – диючеләрне күп ишеткән бар.

Әмма бу сүзне бөтен кеше дә бер төсле кабул итә дип уйлап, ялгышабыз икән. Кайберәүләрне “әби” сүзе кимсетә, алай гына да түгел, хәтта рәнҗетә дә икән. Күптән түгел өлкән яшьтәге бер танышым белән шундый хәл булды. Хастаханәдән бик тә кәефсез кайтканын
күреп: “Нәрсә, N.апа, юньләп карамадылармы, чират күп идеме әллә? – дим. – Берәр җитди авыру тапмаганнардыр бит?”

–Юк, барысы да әйбәт, чираты да түзәрлек, табибы да бик әйбәт. Игътибар белән тыңлады, бик матур, ипле сөйләшә. Әмма сүз саен “әби” дә, “әби” дип кабатлап, җелегемә төште. Аңа нинди “әби” булыйм инде мин?! Нервланып, тагын да ныграк чирләп кайттым менә... Минем үземнең бер генә чит кешегә дә “әби” дигәнем юк. Өлкән кеше болай да үзенең яшен белә инде ул... “Апа” дисәләр, ни була инде? Яшәреп киткәндәй буласың бит...

Җиде дистәнең теге ягына чыккан танышымны аптырап тыңлап тордым да (әле эчтән генә шушы да булдымы проблема, бөтенләй “чүп” бит бу дип бәхәсләштем дә әле, мин дә өстәп, тагын да ныграк үпкәләтермен дип кычкырып әйтмәдем генә), күпме генә тырышсам да, аның яралы җанын дәвалардай сүзне барыбер таба алмадым.

Бу рольгә үземне дә куеп карадым. Барыбер кебек. Бәлки әле 50-55 яшьләр арасында бу шулайдыр да, тора-бара, олыгайган саен икенче кабул ителәдер дигән нәтиҗәгә килдем. Хәтерем белән үткәнгә, балачакка да кайтып килдем.

Үзебезнең тирәдәге өлкәннәргә без барыбыз да “әби” дип дәшә бугай идек дим. Юк икән шул. Безнең әбигә башкалар “Галияттә” дисәләр, без үзебез күршедәге Фатыйма, Гөлҗиһан, Гыйльми әбиләргә шулай ук “Фатыймәттә”, “Гөлҗиһантәтә”, “Гыйльмитәтә дип”, ягъни түти, тәтә (тетя) дип, “апа” дип дәшкәнбез ләбаса!

Әле бит элек пенсиягә чыгучыларның чәчләре агарган, йөзләре җыерчыклы, хәрәкәтләре салмак була иде. Хәзерге әбиләрнең күпчелеге исә, бигрәк тә бистәдә яшәүчеләр (бәлки пенсия яше арткач, тора-бара хәл үзгәрер) матур итеп бизәнгән, модалы киенгән, биек үкчәле туфлиләрдән... Артыннан карасаң да, алдыннан карасаң да, яшь кызларга биргесезләре шактый. Бәлки шуңадыр да хәзер бик күбесе оныкларына “дәү әни” дип әйттерү яклы. Шулай булгач, әйдәгез, яшьләре әбигә туры килсә дә, йөрәкләре унсигездә калган өлкәннәребезнең күңелен күрик, сөенсеннәр, “апа”дип дәшик.

Алтмыш яшьләрдәге икенче бер танышымнан бу уңайдан фикерен сораган идем дә: “Минем үземә “әби” сүзе ошый, әмма оныкларым авызыннан. Ә урамда, җәмәгать урыннарында “апа” дигәннәрен ишетәсем килә”, – диде ул да. Димәк, уйланырга урын бар...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр