Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бинасы да дәвалый» диделәр Соснада Фәрит Мөхәммәшин белән әңгәмә барышында

Бик тузган иде инде Соснадагы фельдшер-акушерлык пункты. Ягып-ягып та җылы тотмый. Такта щитлардан сиксәненче елларда төзелгән бина шул инде. Быел авыл халкын сөендереп яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады.

Президент инициативасы белән республикабызда эшләп килүче программаларның тагын берсе безнең Сосна җирлегендә тормышка ашырылуына авыл халкы зур рәхмәтле, - ди җирлек җитәкчесе Рәис Садыйков.
Пунктны Сосна кебек зур авыл өчен кечкенә булыр дип, гадәтиеннән зуррак итеп төзегәннәр. Махсус проект буенча читтән килеп эшләп киткәннәр.Үзебезнекеләрнең дә хезмәте күп кергән. Аеруча җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков булган «Сосна» хуҗалыгы эшчеләре тырышкан. Территорияне тигезләүгә, керү-чыгу юлларын тәртипләүгә бу коллективның өлеше күп кергән. Үзебездә эшләүчеләр өчен бит, аларның сәламәтлеге гомуми коллектив эшчәнлегенә нык тәэсир ясый дип, бик дөрес фикерлиләр биредә.
«Яңа яңа инде, якты, уңайлы. Дәва гына түгел, дәвалый торган урынның заманча булуы да кәефне күтәрә», - ди хуҗалыкта терлекчелектә эшләүче Чулпан Хәбибуллина. Лаеклы ялдагы Фирая Нәбиева да яңа пунктан бик канәгать. «Бирегә килгәч, үзеңне шәһәрдәгедәй хис итәсең. Авыл халкына шундый игътибар күрсәткәннәре өчен Президентыбызга рәхмәт инде», - ди.
Бинага су кергән, канализация үткәрелгән, газ ягып җылытыла. Эшләрнең боларын Наил Рәхимҗанов җитәкләгән «Стройметиз» җәмгыяте коллективы сыйфатлы итеп башкарып чыккан. Бар кешедән дә бигрәк яңа пунктка фельдшер Раилә Шамилова, акушер Нәҗибә Фазылова сөенгән. «Яктылык җитәрлек, авыруларны кабул итү өчен мөмкинлекләр күп, аппаратуралар заманча», - диләр.
Бу төзелешкә республикадан бирелгән ярдәм белән бергә барысы 3 миллион сумга якын акча тотылган. «Якын арада Нормабашта, Доргада республика программасы буенча төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачачакбыз», - ди район үзәк хастаханә баш табибы Газинур Дәүлиев.

Фельдшер-акушерлык пунктын ачуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Балтачка килеп, Республика Президенты программалары буенча төзелгән мондый биналарны ачу тантанасында аның беренче генә катнашуы түгел. Монысында да балтачлыларның Республика Программаларында актив катнашып, халыкка хезмәт итә торган объектлар төзелешенә зур игътибар бирүләрен, хөкүмәт тудырган мөмкинлектән нәтиҗәле файдалануларын уңай бәяләп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250