Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бирегә җыелуыбыз бик әйбәт”...

Мамадыш районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Наталья Кекишева “Чиксез дөньям минем” дигән коляскадагы инвалидлар фестивале ачылышын нәкъ менә шушы сүзләрдән башлады.

Әлеге фестиваль инде өченче ел үткәрелә, оештыручылар берничә районда яшәүче коляскадагы инвалидларны бирегә дәшеп, ярышлар, концерт номерлары карау мөмкинлеге бирә. Биредә рәхәтләнеп аралашасың да.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында үткән концерт быел да искиткеч яхшы булды. Фестивальгә Илһам хәзрәт белән Владимир атакай да чакырылган иде. Алар сәхнәдән торып догалар укыдылар, мәгънәле итеп сөйләделәр, бәйрәм кунакларын үз-үзләренә, булган мөмкинлекләренә ышанып-таянып яшәргә өндәделәр. Соңыннан кунакларны кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар, бүләкләр бирделәр. Фестиваль ел да югары дәрәҗәдә уза, моның өчен Наталья Кекишева социаль органнар белән бергәлектә бар тырышлыгын куя, урындагы депутатларга, җирле хакимияткә, “Бердәм Рәсәй” вәкилләренә мөрәҗәгать итә. Һәм алар берсе дә битарафлык күрсәтми. Мамадыш районының физик мөмкинлекләре чикле иптәшләргә караш үзгә: аларны даими кайгыртып торалар, спортка мөнәсәбәтләрен арттыралар, сәнгатькә мөкиббән киткәннәрне дә читтә калдырмыйлар. Мондый караш һәрвакыт соклану хисләре уята. Әлеге фестивальгә, без, Балтач районыннан килүчеләр, икенче ел рәттән чакыру алдык. Биредә без башка районнан килүчеләр белән танышабыз, аралашабыз, тәҗрибәләре белән уртаклашабыз. Шушындый фестивальләр безне җанландыра, алга таба яшәргә көч бирә.

Наталья Кекишевага, аның ярдәмчеләренә рәхмәтләрнең иң олысы. Тагын аеруча да зур рәхмәт, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка, һәм дә “Наз” социаль үзәгенә.

Чулпан Габдулганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр