Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бирешмә, Илназ!

Үткән елның 5 август кичендә социаль челтәрләрдә Балтач-Арча арасындагы куркыныч авария урыныннан фотосурәтләр барлыкка килде. Әлеге машиналарның берсе, күрүгә, таныш кебек тоелды. Өйдәгеләрне дә аптыратып бетердем: “Номеры да таныш бит, әйбәтләп карагыз инде”. Белүче булмады. Хәтерем ялгышмаган: әлеге машина авылыбыз кияве Айнурныкы булып чыкты. Авылга еш кайтып йөрделәр. Мин алар аша үтеп кибеткә барам. Каршы якта юл читендә торган машина күңелгә кереп калган, димәк. 

Ул көнне Мәхмүтовларда көтү чираты иде. Иртәдән кичкә кадәр тоташ яңгыр койды. Көтүдән кайтып җитүгә, өй телефоннары шалтырый: “Сезнекеләр авариягә очраган бугай”... Гөрләп барган тормышны челпәрәмә китергән көн, юк, бер мизгел була ул. Барысы да, дөрестән дә, бер мизгелдә була шул.

–Без ул көнне тугызынчыны тәмалаган улым Илназ белән Казанга ул укырга керәчәк техникумга белешергә барган идек. Уку йортында да булдык, иремнең апасы Фәйрүзәләрдә кунак та булдык. Алар үзләре дә шул кичне авылга кайтасы иде. Илназ калсын инде, безнең белән генә кайтсын диделәр. Шулкадәр калдырасым килмәде, күңел сизендеме, белмим. Әле Айнур белән мине компрессорныйга озата төшкәч тә бергә кайтыйк дидем... “Автобуста тилмереп йөрмәсен инде, барыбер кайтабыз бит”, – диде Айнур. Алар Илназны бик ярата, Айнур үзе дә бик тәртипле, сабыр кеше иде. Шофер буларак тәҗрибәсе дә зур, юлда да бик тәртип белән йөри, куркырлык бер әйбер дә юк иде шул, – дип сөйли әнисе Альфира.

Күрәчәккә мең сәбәп була дигәндәй, күрәчәге булса, автобуста да төрле хәл булыр иде анысы.

Төрнәле тирәсендә Айнур машинасына каршы яктан үтә кызу тизлектә икенче бер машина килеп бәрелә. Илназдан кала Айнурның хатыны, ике кечкенә улы – биш кеше утырган машина, трюклар ясый-ясый, юл читенә төшеп каплана...

Язманың дәвамы "Хезмәт" газетасының 7 февраль санында.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Илназның әнисенең карта номеры: Карта сбербанка 4817 7600 1469 4628 (получатель Махмутова Альфира Гумаровна)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев