Биш бармагым кебек беләм җирлекне...
Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәхилә Гафиятуллина урынында шулай дип җавап бирсәң дә була, тик ул, һәрвакыттагыча, тыйнаклыгын эшкә җигеп, белеп бетермәгән якларым да бардыр инде, ди.
Нөнәгәр авылында дөньяга килеп, биредә балачагын үткәреп, укып-белем алып, шушында кияүгә чыгып, гөлчәчәктәй ике кыз үстереп, бар тормышын туган авылы белән бәйләгән кеше туган ягының һәр почмагын таный, кешеләрен яттан белә инде ул.
Уңган, матур Динә һәм Шамил Гариповлар гаиләсендә дөньяга килгән кызчык урта мәктәпне тәмамлагач, данлыклы «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозына төрле эшкә йөри. 1986 елларда шул ук колхозның дәрәҗәле фермасына сыер савучы булып урнаша. 1988 елда Казан төзелеш техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, төрле урыннарда эшләп ала. Кайда гына эшләсә дә, юллар һаман туган якларга якынайта. Һәм 1989 елның 14 апрелендә Рәхилә Шамиловна Нөнәгәр авыл советында секретарь булып эшли башлый. 2005 елда Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары була һәм шул көннән бирле әлеге катлаулы, җаваплы хезмәтне күңел биреп, җитәкчелек һәм халык белән аңлашып алып бара.
Озак еллар Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы булган Альфред Әхмәтханов лаеклы ялга киткәч, яңа җитәкче килгәнче җирлек башлыгы вазыйфаларын да башкарып торды, Альфред Заһирович белән һәрвакыт килешеп эшләделәр, бер-берсенә юл куйдылар, уртак фикердә булдылар. Шуңа да эшләре бер җайга, тәртип белән барды. Тынгысыз, санап бетергесез хезмәтләре Рәхилә апаны мактауларга күмде, 2006 елда Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгы санын алуда актив катнашканы өчен күкрәк билгесенә ия булды. Гаять тә борчылып тотынган иде ул бу хезмәткә, яңа алымнарны ничек үзләштерермен, төгәллектә ялгышлык китмәсме, дип, тик тырышлыгы, үҗәтлеге аңа ярдәм итте, әлеге хезмәтне башкарганда һәр көне уңыш белән үтте.
2010 елда шулай ук Бөтенрәсәй халык санын алу кампаниясен дә үзенең командасы белән уңышлы башкарып чыкты, моның өчен аңа мактау билгесе тапшырылды. Рәхилә Гафиятуллина 2016 елда барлык башкарган хезмәтләре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук узган ел аңа «Татарстан Републикасы муниципаль берәмлекләр Союзының» Рәхмәт хаты бирелде.
Рәхилә апалар гаиләдә биш бала үсәләр – Камил, Әминә, Дамир, Наил һәм Рәхилә. Кызганыч, 2 абыйсы инде вафат булды, туганлык җепләрен саклап яшәүче Рәхилә апа әлеге кайгыларны авыр кичерде. Ачы кайгыны Рәхилә апа чәчәк кебек чагында – ире Тәлгать Лилия белән Диләрәсен, кадерле хатынын ташлап, бакыйлыкка күчкәч бер кичергән иде инде... Ул көннәрдән бирле күпме сулар акты, кызлар да үсеп җитеп, югары белем алып, эшкә урнашты, Лилия башкалада – «Яңа гасыр» телеканалында администратор, һәр чыгарылыш өчен җаваплы хезмәткәр, тормышка чыгып, онык-лар да бүләк итте, ә Диләрә Миңгәрдә, «Миңгәр Спа» ширкәтендә эшли.
Рәхилә апа инде менә 33 ел кайнанасы Рауза (әби инде 80 яшьтән узды) белән тату гомер кичерә, үрнәк гаилә булып, килешеп яшиләр.
Аңлашылмаучанлыкка юл куймый алар, кайнанасы ни дә булса канәгатьсезлек белдерә башласа, җайлап кына: «нәнә, шулай дисең син, аның бит менә бу ягы да бар», дип, аңлатып бирә. Аңлый Рауза апа, аңламаска, яраткан килене бит ул аның, килене генә түгел, инде үз кызы кебек якын, аларның сөйләшүләренә кызыгып карап торасың хәтта.
Ә авыл җирлеге хезмәткәренә бихисап күп эшләре янәшәсендә гаиләләрдәге тынычлыкны кайгыртуда үрнәк гаилә вәкиле булу да бик мөһим.
Икесе дә үтә дә уңганнар, бакча тулы җиләк-җимеш, бәрәңгесен дә мулдан үстерәләр, абзар тулы мал-туар, йорт-җирне, каралты-кураны төзекләндерүгә дә вакыт табалар. Иҗатка да җай чыга, кайнанасы шигырьләр язса, килене аның иҗатын танытуда күп вакыт башлап йөрүчегә әверелә. Рауза апаның бер генә үтенечен дә кире какмаган килен инде ул Рәхилә.
– Алты җитәкче белән эшләдем, – ди Рәхилә ханым. – Марс Гафиятуллин (эшкә алучым), Нурислам Кәлимуллин, Равил Хәбибуллин, Рәис Мөхәммәтҗанов, Альфред Әхмәтханов белән аңлашып, шулай ук җирле халык белән уртак тел табып эшләдек. Мин эшкә килгәндә Фәния Габдуллина иде бухгалтер, озак еллар әлеге системада эшләгәнлектән, төпле киңәшләрен бирә белде. Икенче бухгалтер Әминә Хәбибуллина иде, аңардан сабырлыкка өйрәндем, һәм Гөлфия Габдрахманова белән бер команда булып хезмәт куйдык. Сыйныфташларыма бик рәхмәтле мин, нинди генә ярдәм кирәк булмасын, хәзер күтәреп алалар.
Хәзер инде Рәхилә апа яңа җитәкче белән эшли – Илһам Наил улы Закиров, үз авыл кешесе. «Алда әйтелгән тәҗрибәле белгечләрне күптән түгел генә алыштырган Гөлчәчәк Газизуллина һәм дә җирлек башлыгы Илһам Закиров белән аңлашып, җирлек халкының мәнфәгатен кайгыртып, бердәм булып хезмәт итәргә насыйп булсын!», ди Рәхилә апа.
Рәхилә апаны, гомумән, авыл җирлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез. Һәрвакыт үз җирлек халкының таянычы булырдай ышанычлы вәкилләре булып калырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев