Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш бала анасы, супермодель Наталья Водянова кияүгә чыга

Натальяның сөйгәне - француз миллиардеры Антуан Арно, аларның уртак ике баласы бар.

Супермодель Наталья Водянова кияүгә чыга. Бу турыда ул социаль челтәрдә хәбәр итте. Аның сөйгәне - француз миллиардеры Антуан Арно. Фотода Водянованың атсыз бармагында зур балдак булуы күренә. «Бу бик яхшы ел булды. Киләсе елны да туганнарыбыз, якыннарыбыз белән бәйрәм итәсе килә», — дип яза ул.

Комментарийларда кияүгә чыгу турында сүз кузгатканнар. Наталья якын арада миллиардер сөйгәненә кияүгә чыгасын әйтә. Арно белән Наталья 2011 елдан бирле бергә, аларның ике баласы - Максим белән Роман үсә инде.

Наталья Водянова — модель, актриса, җәмәгать эшлеклесе. 2011 елда ул беренче ире — Британия аристократы Джастин Тревор Беркли Портман белән аерылышты. Бу ире белән Натальяның өч баласы бар. Алар Лукас Александр, Не́ва, Виктор.

https://intertat.ru/news/social/02-01-2020/bish-bala-anasy-supermodel-natalya-vodyanova-kiya-g-chyga-5714373

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев