Биш сорауга – биш җавап. Алсу Гатиятуллина җавап бирә
Закон нигезендә социаль яктан яклаучысыз гражданнарга цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен барлык кирәк булган җиһазлар алуга киткән акча компенсацияләнә. Әлеге мәсьәлә буенча берничә сорау белән без район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фариз кызы Гатиятуллинага мөрәҗәгать иттек.
– Алсу Фаризовна, беренчедән, компенсация нинди категория гражданнарга биреләчәк?
–70 яшь яки өлкәнрәк яшьтә булган һәм кеше башына айлык керемнәре 20 мең сумнан артмаган ялгыз пенсионерларга (яки пенсионерлардан гына торган гаиләләргә). Аерым яшәүче инвалидларга яки инвалидлардан торган гаиләләргә, аларның да кеше башына айлык керемнәре 20 мең сумнан артмаган булырга тиеш. Шулай ук күпбалалы һәм инвалид балалары булган гаиләдә кеше башына керем яшәү минимумыннан түбән һәм балага айлык пособие алучы гаиләләргә.
– Компенсация алу өчен гаризаны кайчанга кадәр тапшырып булачак?
– Компесация алу өчен гаризаны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшырып булачак.
– Гариза биргәндә нинди документлар кирәк була?
– Паспорт һәм цифрлы телевизион приставка алганны исбатлаучы документ – чек һәм товр накладное.
– Компенсация нинди күләмдә түләнә?
– Телевизион приставка яки антенна күпме тора, шуның кадәр акча кире кайтарыла, әмма һәр төр җиһаз өчен 1000 сумнан артык түгел.
– Сораулар туса, халык кая шалтырата ала?
– Сораулар туган очракта 2-57-94 номерларына шалтыратырга мөмкин. Безнең адрес: Балтач бистәсе, Һ.Такташ урамы, 3А йорт.
Әңгәмәдәш – Гөлзидә Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев