Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш сорауга – биш җавап яки пенсияләр арту һәм “Ана капиталы” сертификаты буенча үзгәрешләр хакында

Пенсияләр арту һәм “Ана капиталы” сертификаты буенча үзгәрешләр хакындагы сорауларга  район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфулин  җавап бирә.

- Габделнур Рашитович, 2018 ел пенсия белән тәэмин итүдә нинди яңалыклар белән башланып китте?

- 2018 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре ягъни хезмәт стажы һәм хезмәт хаклары исәпкә алынып билгеләнгән пенсияләр 3,7 процентка арттырылды. Әлеге арту эшләмәүче пенсионерларга кагыла.

1 апрельдән социаль пенсияләр артачак. Арту индексы 4,1 процент булыр дип көтелә. Шулай ук айлык акчалата түләүләрне(ЕДВ) 3,2 процентка арттыру каралган.

- Ә агымдагы елда эштән китәргә җыенган пенсионерлар өчен берәр үзгәреш бармы?

- Хәзер алар, яңа закон нигезендә, эштән китүгә, икенче айдан ук 2016-2017 еллар өчен индексацияләнгән пенсия алырга хокуклы. Элек арттырылган пенсия өч айдан түләнә иде. Монда шуны искәртеп узасы килә, кеше эштән туктау белән пенсия икенче айдан артып китми, ләкин 2-3 айдан шул вакытка кайтып өстәмә түләү рәвешендә арттырылган пенсияне алачак.

- “Ана капиталы” хисабыннан бирелә торган түләүләр хакында да редакциябезгә сораулар еш килә. Әлеге  үзгәрешләр нидән гыйбарәт?

- Гаиләдә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган яки уллыкка-кызлыкка алган икенче балага “Ана капиталы” хисабыннан айлык түләү каралган. Әлеге түләү гаиләнең уртача кеременә  карап билгеләнәчәк һәм балага 1,5 яшь тулганчы түләнәчәк. Гаиләнең уртача кереме ахыргы 12 айга хисаплана һәм бер кешегә 13713 сумнана артмаса, айлык түләү күләме 8490 сум тәшкил итәчәк.

- Моның өчен район Пенсия фондына нинди документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк?

-  Паспорт, барлык гаилә әгъзаларының  СНИЛСы, балаларның туу турындагы таныклыклары, язылышу турындагы таныклык, гаилә әгъзаларының ахыргы 12 айда булган кереме турында белешмә, банктагы счет номеры белән район Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге түләү “Ана капиталы” акчасы хисабыннан түләнә, ягъни ай саен капитал  күләме 8490 сумга кимеп барачак. Һәм бары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган яки уллыкка-кызлыкка алган икенче бала өчен генә түләнә.

- Айлык түләүнең билгеләү сроклары ничек була?

- Әгәр гариза бала туганнан соң 6 ай узганчы бирелә икән, айлык түләү бала туган көннән билгеләнә. Гариза 6 ай узгач бирелсә, түләү гариза кергән көннән башлап биреләчәк. Әлеге түләүләр турыннда тулырак район Пенсия фонды идарәсенә 2-51-57 телефонына шалтыратып белешә аласыз.

Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә