Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш сорауга – биш җавап

– Каяндыр ярдәм көтеп ятып булмый. Үзебездә булган көчләр белән барлык таләпләрне үтәп, башкарып чыгарга туры киләчәк.

- Илдар Котдусович, алда зур вакыйгалар көтелә – Казанда футбол буенча дөнья беренчелеге, Рамазан ае, Сабантуй бәйрәмнәре... Бу чорларда район эчке эшләр бүлеге җәмәгатьчелек тәртибен саклау юнәлешендә эшне ничек оештырырга уйлый?
– Каяндыр ярдәм көтеп ятып булмый. Үзебездә булган көчләр белән барлык таләпләрне үтәп, башкарып чыгарга туры киләчәк. Халык дружиналары, “Форпост”чылар белән мөһим вакыйгаларны уңышлы гына үткәреп җибәрә алырбыз дип уйлыйм.

– Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә ничә кеше эшли? “Вольнонаемный”лар бармы?
– Штатта барлыгы 64 кеше эшли, барысы да аттестация үткән. Тагын 9 “вольнонаемный”, 4 муниципиаль полицейский бар, шуның 2 се – балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә, 2се ЮХИДИ да.

– Ишетеп белүебезчә, сезнекеләр Казанга тәртип сакларга инде китте...
– Әйе, 17 егетебез FIFA Бөтендөнья футбол матчы алдыннан һәм уеннар вакытында да Казанда җәмәгатьчелек тәртибен саклауда һәм иминлекне тәэмин итүдә катнаша.

– Районда профилактика-аңлату эшләре ничегрәк бара?
– Җинаятьне ачканчы аны кисәтү җайлырак. Шуны исәпкә алып, безнең төп эшебез беренче чиратта кисәтү, профилактик-аңлату эшләре алып бару. Адәм баласына аңлатуны никадәр иртәрәк башлыйсың, йогынтысы шулкадәр зуррак була. Законнарны аңлатуны ясле эскәмиясеннән үк башлыйбыз, бала аңларлык дәрәҗәдә, әлбәттә. Кисәтүнең нәтиҗәсе райондагы җинаятьчелекнең торышыннан ачык күренә. Бүгенге көндә район территориясендәге оператив халәтнең тотрыклы булуын әйтә алам.

– Җинаятьләрне ачу күрше-тирә районнар белән чагыштырганда ничегрәк бара?
– Бездә җинаятьчелекне ачу 93 процент тәшкил итә. Бу бүтән районнар белән чагыштырганда әйбәт. Бүлек нигездә яшь  хезмәткәрләрдән гыйбарәт, өйрәнәләр, эшлиләр.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау-җавап