Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бишек туе» еракларга танылды (+фоторепортаж)

4 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә "Бишек туе" дип исемләнгән бәйрәм узды. Бала туган минутларны тасвирлап башланып киткән мизгелләр кемне генә тәэсирсез калдыра алды икән?

Дөрес, әлеге урында алып баручыдан да күп әйбер тора диясем килә. Чөнки Илһамия Васильева йөрәкнең иң нечкә кылларын да тибрәтә алырлык итеп үзенә йөкләнгән вазифаны бик оста башкарып чыкты. Аңа ярдәмгә балалар бакчасында эшләүчеләр һәм шунда йөрүче балалар килеп, алар исем кушу, бәби ашы китерү кебек йолаларны оста итеп сәхнәләштереп бирделәр. Мәкаль-әйтемнәрдә дә балаларыбыз сынатмады, «Түбәтәй», «Тәңкә салыш» кебек уеннар да уйналды, киленнәр төшкәндә сандыкларына тутырылган байлыклар да, аларның кайсы юнәлештә кулланылганнары да әйтелде. Гомумән, әбиләребезнең тормышлары шушы бәйрәм барышында күз алдыннан үткән сыман булды.

Бик мәгънәле, киләчәк буынга бик күп файдалы мәгълүмат җиткерүче әлеге чарага Татарстан Республикасының "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының рәисе Кадрия Идрисова, Киров өлкәсенең Малмыж районыннан, Яшел Үзән шәһәреннән, Казаннан, Кукмара районыннан, Нократ аланыннан мөхтәрәм кунаклар, районның авыл җирлекләрендәге "Ак калфак" бүлекчәсе әгъзалары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, ТРның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, районның хатын-кызлар Советы рәисе, 9-11 сыйныфта укучы кызлары чакырулы иде.

Мәдәният үзәгенең икенче катында бишекләрдән күргәзмә эшләнеп, аларда районыбыз балалар бакчасында сакланучы тарихи әйберләр урын алган иде.

- Үзебезнең «Ак калфак» әгъзалары белән берлектә «Бишек туе» дигән чара үткәрергә булдык. Дөрестән дә башта ничектер дулкынлану кичердек, чөнки үзебез дә кечкенәдән бишектә үскән балалар. Шулай итеп бу эшкә керештек. Ышанычыбыз бик акланды чөнки авылларыбызда сакланып калган бик күп бишекләр бар. Хәтта иң борынгы бишегебез 1848 елгы. Ул Арчадан килде. Анда 7 бала үскән һәм аннан соң буыннан-буынга тапшырылган. Шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның да бишеге бездә. Бишекләрнең төрле-төрлеләре бар: талдан үргәннәре дә, кабыктан ясалганнары да, әрмән, мари, удмурт бишекләре дә. Бүгенге көндә Яңгул авылында мебельчеләр бишек үрәләр, заявкалар күп килә дип әйтәләр. Хәзерге әниләр дә яңадан бишеккә өстенлек биреп, сабыйларын бишек җырлары белән үстерергә тырышалар. Бу гигиена, сәламәтлек ягыннан да уңай йогынты бирә, - дип күргәзмә белән таныштырды «Ак калфак»ның Балтач бүлекчәсе әгъзасы Гөлсинә Галиева.

Бәйрәмдә районыбызның күп кенә балалар бакчалары катнашты. Аларның чыгышлары аша бишек ул һәрбер милләтнең йөзек кашы булып, бишек җырын һәрбер сабый кечкенәдән тыңлап үсә дигән фикергә киләсең. Әйе, чыннан да, бишек булган йортта әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне кадерләп саклау бар дигән сүз. Алар аша буыннар буынга тоташып, кайчандыр әнисе яки әтисе үскән бишектә, аларның тән җылысын тоеп хәзер йөрәк җимешләре изрәп ята.

Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле - әле генә әти-әни булу бәхетен татыган Миләүшә һәм Марат Дәүләтшиннарга бишек бүләк итү булды. Уллары Сәмир шул көннән бишекле булды. Сабыйның иң тәмле вакыты шушы бишектә үтеп, ай үсәсен көн үссен иде дип телисе килә.

Балтачыбыз ак калфак белән бәйле хатирәләрне күп яңартты бу кичтә. Район балалар сәнгать мәктәбенең Эрик Васинкин җитәкчелегендәге "Эра" бию төркеменең "Ак калфак" җырына башкарылган данлыклы биюләрен тамашачы бик яратып кабул итте. Бию коллективы бу чыгышлары белән "Созвездие-Йолдызлык" фестивале сәхнәләрендә призлы урыннар алып, мәртәбәле чараларда күп тапкырлар тамашачы мәхәббәтен яулап киләләр. "Ак калфак" исеме белән бәйле булганга да районыбызның йөзек кашына әверелде бу бию.

«Ак калфак»лылар белән район мәгариф идарәсе тырышлыгы, бигрәк тә Гөлнара Фирдәүсовнаның бу кичәне үткәрүдә бөтен көчен куеп эшләве, «Бишек туе» һәм Балтачыбыз данын еракларга танытты. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250