Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бишенче кыз буынга күчкән 116 яшьлек калфак турында

Күптән түгел районыбызда Бөтендөнья "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының төбәкара фәнни-гамәли конференциясе һәм "Шәҗәрә - безнең тамырлар" мәдәни чарасы булып узды.

Шул уңайдан Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән бертөркем кунаклар Чепья һәм Карадуган авылларында булып, музейлар һәм мәктәп белән таныштылар. Карадуган мәктәбендә оештырылган "Ак Каен" балалар бакчасы тарихына бәйле бик мәгънәле күргәзмә эшләнгән иде. Шунда бакча хезмәткәре үзләренең эшчәнлекләре һәм кызыклы, тарихи фактлар турында сөйли. Чират борынгы бер калфакка җитте.
Бу бишенче буынны тоташтыручы, 116 еллык чып-чын хәзинә булып чыкты. 1860 елгы Хәбибуллина Маһикамал Арча районы Мөндеш авылындагы тырыш, хезмәт сөйгән егеткә тормышка чыга. Авылдашлары аны матурлыкны сөюче Маһикамал дип йөрткәннәр. Балаларны яратучы, шул матурлыкны аларга чын күңелен биреп өйрәтүче дә. Бер байның балаларын карап тора. Үзенең 30.01.1889 елгы кызы Хәсбикамал мәдрәсәдә укый һәм мәдрәсәдә киеп йөрү өчен үз куллары белән чиккән калфагын кызына бүләк итә.
Хәсбикамал 28.09.1918 елгы кызын - Шәрифелҗамалны гыйлемле мөгаллимә итү теләге белән Түбән Мәтәскә авылындагы "Сабира" бакчасына балалар карарга тәрбияче итеп урнаштыра, озак та үтми аны мөдир итеп куялар. Шәрифелҗамал Арча районының Түбән Пошалым авылындагы Фәсхетдин исемле егеткә тормышка чыга.
Аларның 7 балалары була. Икенче, 1948 елгы кызлары Фатыйма Арча районы Түбән Пошалым авылында һәм дүртенче 22.02.1951 елгы кызлары Зөлфирә Балтач районының "Карлыгач" балалар бакчасында (1976-79), "Ак каен" Карадуган балалар бакчасында (1979-2010) мөдир вазыйфасын башкаралар. Шәрифелҗамал буыннан-буынга килгән калфакны 1980 елда Зөлфирәгә бүләк итә.
Зөлфирә Камалова тормышка чыгып, ире Фәрит белән ике кыз үстерәләр. Аның 41 еллык педагогик стажы бар, 34 ел балалар бакчасында мөдир вазыйфасын башкарган, ә 2010 елдан лаеклы ялда. Мөдир вазыйфасын башкаручы династиянең дәвамчысы 5енче буын кызлары - Зөһрә.
Зөһрә Бәдретдинова(Камалова) үзе тәрбияләнгән балалар бакчасына 2008 елда КДГПУның чит телләр факультетын тәмамлап эшкә кайта. Карадуган, Кариле балалар бакчаларында инглиз теле тәрбиячесе булып эшли, 2010 елның март аеннан нәселдән-нәселгә килгән әнисенең эшен дәвам итүче. Менә без узган елларны артка күчереп, калфак тарихы белән таныштык.
1899 елгы 116 яшьлек калфак буыннар чылбырын тоташтыручы Зөлфирәнең оныгы Эвелина кулында. Нәселдән-нәселгә миллилекне саклап килүче калфак - ерак әбиләрдән тапшырылган кадерле хәзинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250