Бистә юллары яӊара
Бу урамнарныӊ аерым өлешләренә «ямау» да салына, әмма...
Балтач үзәк урамнарында, транспорт ташкыны күп булганлыктанмы, әллә инде сазлык урында урнашканбызмы, юлларыбыз тиз бетә. Бу бигрәк тә Ленин, Нариман урамнарына һәм шулай ук чыгып китә торган урамга аеруча кагыла. Елныӊ -елында бу урамнарныӊ аерым өлешләренә «ямау» да салына, әмма аӊа карап чокырлар кимеми. Җәй башыныӊ беренче зур эше итеп, " Балтач МДСУ-1" оешмасы Казан юлына тоташа торган Зоя Космодемьянская урамына асфальт түши башлады. Бу урам буенча транспорт хәрәкәте туктатылмаган, шуныӊ өчен дә шоферларга аеруча сак булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев