Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бистә үзәгендә җитәкчеләр нигә жыелган (+фото)

Бистәнеӊ үзәгендә үзгәрешләр быел да дәвам итәчәге турында хәбәр икән идек, менә бу юнәлештә эшләр башланырга тора.

Бистәнеӊ үзәгендә үзгәрешләр быел да дәвам итәчәге турында хәбәр икән идек, менә бу юнәлештә эшләр башланырга тора. Бер төркем җитәкчеләрне шул урында, урамга эшлекле киӊәшмәгә җыйган район башлыгы Рамил Нотфуллин аларга конкрет бурычлар җиткерде. «Балтач» ял итү паркы белән бер комплекс булдыру максатыннан үзәк китапханә яныннан иӊ беренче чиратта җәяүлеләр аллеясы булдыру күздә тотыла. Бу очракта мәдәният үзәгенеӊ машина гаражларын сүтү зарури, бу турында карар кабул ителде. Шулай ук башка төрле эшләрне дә кичекмәсмән башларга кирәклеге әйтелде. «Җәй айлары бик тиз үтә, бу урынны халык тагы да яратып, үз итеп йөри торган итәр өчен вакыт бик аз, һәркемгә тапшырылган эш сыйфатлы итеп тиз арада башкарылырга тиеш», диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә