Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бистәдә кешеләр кимиме?..

Татар авыллары чиста, пөхтә була, урамнарыбыз, йортларыбыз балкып тора, дип мактанырга без күп яратабыз...

Татар авыллары чиста, пөхтә була, урамнарыбыз, йортларыбыз балкып тора, дип мактанырга без күп яратабыз. Соӊгы елларда районныӊ һәр авылыныӊ йөзе үзгәрде. Район буенча йөргәндә төзеклек ягыннан удмурт халкы яшәгән авылларныӊ күркәм булуы да күзгә ташлана. Димәк, чисталыкка омтылабыз, районыбызда табигатебезнеӊ торышына битарафлар кими.

Әмма, ара-тирә очраган күӊелсез күренешләр алда язган сүзләргә каршы килә. Урамнарда төрле җиргә ташлаган чүпләр, кирәксез булган җиһазлар, кулланышта булган төзү материаллары адым саен очрап тора. Менә бер көнне Балтач зираты яныннан, Ленин урамыннан Нариман урамына җәяу төшәргә туры килде. Спиртлы эчемлек яратучылар шунда ата-бабаларыбыз яткан изге каберлекләр булуын да искә алмыйча, шешәләрен, чүпләрен атып киткәннәр. Шушыннан соӊ, бистәбездә халык саны артса да, аныӊ кешеләре кимиме әллә, дигән уй туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык