Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бистәдә урам тутырып артыш куагы утырту модага кергән

Балтач бистәсенең кайбер урамнарында яшәүче хуҗалыклар берсеннән-берсе күреп, капка төпләренә артыш куагы утырта башлаганнар.

Мәңге яшел, тәбәнәк кенә булып үсә торган бу куак безнең якта киң таралган. Халыкта элек-электән артыш җен-пәриләрне куа, начар энергиядән саклый дигән ырым һәм ышанулар да саклана. Шуңа да йортларда артыш ботагын яндырып, төтен белән өй эчен чистарту, ишек өсләренә ботакларын кыстырып кую кебек күптәнге ышанулар яши.

Шулай ук агачлар белән бәйле башка ышанулар да бар. Мәсәлән, өй янында каен утыртсаң кайгы китерә, кара чыршы - үлем тели һәм башкалар. Тик ни генә дисәк тә, агач утырту - изге эш. Бакчаларда язгы эшләр башланып китте. Җиләк-җимеш агачлары утыртыгыз, аларның файдасыннан башка зыяны юк.

Фото: http://files.ub.ua/gallery/photos/6/962645_141b43667.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250