Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бистәдә «Ялгыз торна»

Алдагы көнне район «Сабантуй» паркында кинофильм күрсәтелсә, кичә кичен бистәнеӊ үзәк мәйданында район мәдәният үзәге каршында оешкан инструменталь группа чыгыш ясады.

Тере тавыш, төрле музыкаль инструментларныӊ табигатьтә яӊгыравы, яндагы фонтанныӊ төрле төсләргә кереп биюе – болар барысы да бәйрәм рухын булдырды. Фирдус Тямаев репертуарыннан булган «Ялгыз торна» җыры да күӊелләргә хуш килде. Балтачлылар сагынганнар икән мондый чыгышларны, олысы-кечесе рәхәтләнеп карады, кул чаптылар. Оештыручыларга сүз булмас өчен киләчәктә тамашачыга саклану чараларын файдаланырга кирәк икәнен онытмаска иде. Ә ансамбль егетләренә афәрин, булдырдыгыз, дип әйтәбез!

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев