Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Битлекле ел» китә. – Битлексезе килсен!

Ни генә булса да, Яңа елга якты теләкләр, матур уйлар белән керик. Үзебез, якыннарыбыз турында кайгыртып яшик, башкаларга да шатлык бүләк итәргә тырышыйк.

Менә тагын ике ел чатына җиттек. Бер ел белән икенчесен тоташтыручы бу көнгә ике ел чаты дигән төшенчә бик тә туры килә. Халкыбызда җиде юл чаты дигән бик тә тирән мәгънәле сүзтезмә бар. Кеше тормышында дөрес карарлар кабул итүдә, дөрес юл сайлауда кулланыла торган бу төшенчә бик тә мөһим этап турында искәртә, шундый чакта кулланыла. Урамнар кисешкән юл чатлары да зур игътибар сорый,  үзебезнең һәм башкалар иминлеге өчен дә бик мөһим ул. Менә шуңа күрә дә ике ел чатына – еллар постларын алмашкан чорга без ниндидер үзгә мәгънә салабыз. Килешәсездер, уйландыра торган чак бу. Бер яктан тулы бер елга йомгак ясау-барлау, уңышларны-оттырышларны санау булса, икенче яктан киләсе ел турында уйланулар, план-ниятләр кору чоры да бу.

Узып баручы ел бик тә үзенчәлекле, моңа кадәр күрелмәгән авырлыклары, көтелмәгән югалтулары белән, битлекле ел булып истә калыр, мөгаен. Һич уйламаганда, тормышыбызда беренче урынга чыккан, моңа кадәр телебездә дә, сөйләмебездә дә булмаган (яки ишетеп кенә белгән) пандемия –  «таҗлы вирус» зәхмәте тормышыбызны да, үз-үзебезгә, якыннарыбызга мөнәсәбәтебезне дә үзгәртергә мәҗбүр итте. Бу афәтне кәбисә елга, күсе елына (2020 ел көнчыгыш календаре буенча күсе елы иде – күсе дә булдымы юньле хайван, янәсе) сылтаучылар күп булса да, мондый ышанулар нигезсез, билгеле. Вакытында тиешле саклык чаралары күргән, бу чиргә каршы көрәшне акыллы итеп оештырган булсак, ул авылларга бөтенләй килергә дә тиеш түгел иде кебек. Хәер, узып баучы елда авырлык-сынаулар гына түгел, күңелләрдә мәңгелеккә уелып калырдай истәлекле вакыйгалар, якты хатирәләр дә күп булды ләбаса. Ни генә булса да, Яңа елга якты теләкләр, матур уйлар белән керик. Үзебез, якыннарыбыз турында кайгыртып яшик, башкаларга да шатлык бүләк итәргә тырышыйк.

Елның нинди килүе көнчыгыш календарендагы хайваннарга да бәйле диеп беркатлыланучылар да, мөгаен, киләсе елга якты өметләр баглый аладыр. Ни дисәң дә, үгез – үзебезнең мал, холыксызланып алырга яратса да, сала кешесен гомер-гомергә игелекләндергән, кулга ияләшкән, талымсыз мал. Аның характер күрсәтергә яратуын да үзебезгә ныклык итеп алып, тормыш авырлыкларын җиңүдә куллана белсәк, файдага гына булыр. Үгез үҗәтлеге белән тотынсак, һәр өлкәдә уңышларга да ирешә алырбыз. Үткәндәге ялгышлардан гыйбрәт алып, үз юлыбызны дөрес таба алсак иде. Тормыш ваклыкларына бирешмичә, һәр туар көнгә, үзебез һәм якыннарыбыз исән-имин булуга сөенеп яшәргә өйрәник. Өмет белән яшик...

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инвалид балалар Яңа елы