Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхет дигәннәре туган якта...

Күп кенә хезмәт коллективында гаилә белән берлектә эшләүчеләр бар, хәтта династияләр белән хезмәт юлын дәвам итүчеләр дә шактый.

Район эчке эшләр бүлегендә дә буыннар алышынган саен ирле-хатынлы эшләүчеләр очрап тора. Штаб бүлеген алып баручы яшь хезмәткәр Рәйхан Мифтаховны гына алыйк. Күркәм һәм дә тыйнак гаиләдә тәрбияләнеп үскән, йомшак холыклы күренгән Рәйханның балачак хыялы полициядә эшләү булмаган, әлбәттә. Һөнәре буенча укытучы кеше ул.

Казан дәүләт педагогика университетының физика факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Идел буе эчке эшләр бүлегендә башлаган. Нигә укытучы булып эшкә урнашмаган диярсез. 2004-2005 елларда укытучыларга эш урыны бар идеме соң ул, аеруча да Казанда калам дигән яшьләргә?..

Ә менә ул чакта полициягә керергә мөмкин иде. Хәер, Рәйханның эше әле дә мөгаллимлек һөнәреннән әллә ни аерылмый. Коллектив белән эшлисе, документлар тутырасы, отчетлар әзерлисе,  – һәрбер хезмәткәргә якын килеп, яраклашып, ягымлы, грамоталы, җаваплы булып эшләүне сорый торган хезмәт.

Казанның 10нчы номерлы эчке эшләр бүлегенә күчеп, сәнәгать бүлеген алып бара башлагач та укытучыга хас сыйфатлар, төгәллек, кешелеклелек ярап куя. Казанда эшләгәндә Югары Ослан кызы Эльмирага өйләнә. Гаилә булгач, эш сәгатьләреннән соң калып эшләүләр дә авырлаша башлый, һәм яшь гаилә туган якларга кайтырга тәвәкәлли.

Бергә укыган дусты, Түбән Кенә авылы егете, ул чакта ук район эчке эшләр бүлегендә эшләүче Алмаз Сибгатуллин чакыруы буенча кайткан гаилә шундук эшле дә була, Эльмира да полициягә кадрлар буенча инспектор булып урнаша. Үзәктә фатир булдырып, кызлары – күз нурлары Зәринә белән Камиләне дә якындагы балалар бакчасына биреп, кирәк икән, көн дә диярлек Бөрбашка әти-әни янына кайткалап тормыш башлана. Эшең якын, өең монда гына, балалар да урнашкан... Бәхет дигәннәре туган якта дими ни дисең монда!

Ир белән хатынның бер коллективта эшләвендә авырлыклар, җиңеллекләр дә җитәрлектер инде, дип сорыйм Рәйханнан. Каршымдагы майор исә елмаеп, Эльмира ул гражданский кеше, мин генә полицейский, ди.

Минем эшем әллә ни кызык түгел, чөнки җинаятьләр юнәлеше буенча эшләмим дисә дә, Рәйханның эше дә аз түгел. Төп эш юнәлеше аның – идарә эшчәнлеген алып бару – катлаулы һәм четерекле хезмәт, һәр бүлекнең эшчәнлегенә анализ ясау, туплау, планлаштыру – төгәл булырга кирәк, квартал саен Казанга отчеты – ул отчет дигәннәрен үзе эшләгән кеше генә белә инде, ялгыштыңмы – гаеп синдә!

Менә шушы хезмәтләрне башкарганда хилафлыклар килеп чыкмасын өчен Рәйханга иртә таңнан килеп тә, кич эштән соң калып та эшләргә туры килә. Ә сабыр Эльмирасы аны көн дә кызлары-йолдызлары белән көтеп ала, үзе дә шунда эшләгәч, хезмәтенең мөһимлеген аңлый. Алга таба да шулай бергә-бергә эшләргә, бер-берсен аңлап, бәхеткәйләренең кадерен белеп яшәргә, балаларын багарга язсын аларга!

...Әңгәмә билгеләнгән көнгә Рәйхан килалмады.Чираттагы ял көнендә Казанга барган икән. Гаиләсе белән,көн алып, махсус кызының туган көнен үткәрергә... Чын әтиләр дәүләт эшеннән тыш та гаилә өчен вакыт таба шул! Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре