Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхет елмайды. Кемнәргә? (+фото)

Районыбызның күп авылларында яңа төзелешләр, капиталь ремонтлар бара

Узган атнада  районыбызда капиталь ремонттан соң Смәел мәдәният йорты һәм Шеңшеңәрдә  авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты.

Смәел мәдәният йортының төзелеш эшләрен “Водстрой” ширкәте башкарган. Бу оешма инде районыбызда социаль объектлар төзү, аларны ремонтлау мәсьәләсендә шактый зур тәҗрибә туплаган оешма. Менә бу юлы да Смәел мәдәният йортын төзекләндерүгә курыкмыйча тотынганнар. Эшләр быелның язында башланган. Түбә алышынган, фундамент ныгытылган, стеналарның кирпечләренә кадәр бөтен штукатур куптарылып, яңадан эшләнгән. Районыбызда беренче тапкыр тышкы яктан  фасасадный металлокасета кулланылып эшләнгән. Мәдәният йорты эчендә дә барлык уңайлыклар булдырылган, санитария кагыйдәләренә туры килерлек, киенү-чишенү, ял бүлмәләре, тамашачы залы зәвык белән эшләнелгән.Барлык эшләр 19 миллион 200 мең сумлык булган.

Мәдәният йорты  Смәел халкына 50 елдан артык хезмәт куйган. Заманында аны колхоз үз көче белән салган, төзелеш эшләренең барысын да колхоз хезмәтчәннәре башкарган.

Смәел халкының шатлыгын уртаклашырга дип Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, шулай ук якташыбыз, район башлыгы Рамил Нотфуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин килгән иде. Кунакларны урамда ук районыбыз тальянчылары каршы алды. Киләчәктә бина тулы көченә эшли башлагач, тамашачыны, килгән кунакларны Смәелнең үз тальянчылары каршы алыр дип ышанабыз. Республика күләмендә узучы эшче яшьләр бәйгесендә икенче урын алган биюче егет-кызларыбызның ялкынлы чыгышы күңелләрне күтәрде, мәдәният йортының тантаналы төстә ачылышына бизәк булды.

– Районыбызның күп авылларында яңа төзелешләр, капиталь ремонтлар бара. Менә инде смәеллеләргә дә шушы бәхет елмайды. Киләчәктә бу бина буш тормасын. Һәрвакытта да биредә балалар да, олылар да шөгыльләнсеннәр иде, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исә үзенең чыгышында балаларны милли традицияләрдә тәрбияләү һәм авылларыбызны саклау мәсьәләләренә тукталды. Соңыннан, бәйрәм кунаклары Васил Шәйхразиев тәкъдиме белән “Туган тел”нең бер куплетын җырлады. Әлеге җырны барысы да белсәләр дә, “Күбәләгем” җырына кушылып җырлап китә алмадылар. Киләчәктә үзебезнең матур җырларны истә тотарга кирәк дигән фикерне белдерде ул.

Чара барышында  чыгыш ясаган җитәкчеләр дә, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов, ветеран Фаварис Галиев та  төзелеш эшләрен башкарган Миңсур Сабирҗанов бригадасы егетләренә рәхмәт белдерделәр. Киләчәктә бу бина Смәел халкын мәдәниятле итәр өчен халкыбызның традицияләрен яңарту, саклау юнәлешендә зур этәргеч булыр дип ышаныч белдерделәр.

Тантана ахырында бертөркем райондашларыбызга дәүләт бүләкләре, ТАССРның 100 еллыгы истәлек билгесе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев